Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Игелекле кешеләр

Авылыбыз 2023 елдан башлап бик зур үзгәрешләр кичерде.

 Башта коммуналь хуҗалык хез­­мәткәрләре су трассаларын яңарт­тылар, аннары балалар мәйданчыгы төзеделәр. 2024 ел­ның җәеннән башлап кыш буе газ линияләре яңа баштан  сузылды. Аннары районара юл төзү идарәсе хезмәткәрләре (МДСУ-1) авылның бер башыннан алып бөтен урамнарын асфальтлап чыктылар. Эш барышы белән район башлыгы Рәис Нургали улы да кызыксынып торды. Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев, коммуналь хуҗалык җитәкчесе Альмир Шәйхетдинов та башкарасы эшләрне һәрдаим күз уңында тоттылар. Марат Каюмов  җитәкчелегендәге "МДСУ-1" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте  ир-егетләре көнне төнгә ялгап эшләделәр, шуның кадәр тырыш, эшчән бригада күргәнебез юк иде әле! “Линда”  оешмасы хезмәткәрләре дә газ җиһазларыбызны карап, яңартып чыктылар. Менә шундый булдыклы хезмәткәрләр, тырыш бригадалар белән аралышырга, эш итәргә туры  килде безгә. Барысыннан да бик яхшы, уңай фикердә калдык. Исемнәрен телгә алган барлык җитәкчеләргә, аларның кул астында эшләүчеләргә иң яхшы теләкләрдә калабыз, алдагы көннәрдә дә эшләре гөрләп барсын, халыкка игелек кылып яшәүдән ямь табып яшәсеннәр.

Мичәнбаш халкы исеменнән Габделхәлим Мөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев