«Игенче» җәмгыяте Әниләр көне уңаеннан хатын-кызларга зур бүләк ясады
Оешмада эшләүчеләр өчен Казан шәһәренә сәфәр оештырылды
19 һәм 25 ноябрь көннәрендә Әниләр көне уңаеннан җәмгыятьтә эшләүче хатын-кызлар өчен Казан шәһәренә сәфәр оештырылды. Гүзәл затлар Казанның матур урыннарда булып, чәй белән сыйланганнан соң, Г. Камал театрының яңа бинасында спектакль карадылар. Эчтәлекле, мәгънәле, элекке һәм хәзерге чын тормышны чагылдырган спектакль, артистларның оста итеп уйнаулары һәркемнең күңеленә хуш килде. Хатын-кызлар өчен бик мәгънәле, истә кала торган зур бүләк булды бу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев