«Игенче» җәмгыяте баш ветеринары Нияз Мирзагалләмов : «Көн дә 90лап техникага дезинфекция ясала»
«Игенче» җәмгыятендә бруцеллез чиренә ныклы киртә булдырганнар
Газетабызда Әтнә районында терлекләрдә килеп чыккан бруцеллез авыруы турында язма бирелгән иде. Бруцеллез Тукай хуҗалыгына 1 миллиард сумнан артык икътисади зыян китергән.
Хәтәр чирнең таралу куркынычы саклануы әлеге теманы кабат күтәрүне сорый. Чөнки бу инде республикада икенче очрак. Сентябрь аенда Яңа Чишмә районында фермер хуҗалыгы зыян күргән булган. Шуңа күрә авыруның килеп чыгуына карата фаразлар төрле: кимерүчеләрдән алып диверсиягә кадәр.
“Бруцеллез – кош-корттан кала, барлык терлекләргә, шул исәптән кешеләргә дә күчәргә мөмкин. Шуңа күрә хәзер авыл хуҗалыгы предприятиеләренә авыруны кисәтү өчен ашыгыч куркынычсызлык чараларын күрергә кирәк. Бу яктан үрнәк итеп “Игенче” җәмгыятен күрсәтергә була”, – диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы Зөлфәт Ганиев.
Чыннан да, хуҗалыкта саклык мәсьәләсенә җитди караганнар. Өтернәс һәм Пүкәл комплексларына керү юлларына “Чит кешеләргә керү тыела!” кисәтү билгеләре куелган. Административ бина ягыннан территория, бетон блоклар урнаштырылып, тулысынча ябылган. Төп керү юлына видеокамера да урнаштырылган.
“Техника хәрәкәте шуның аша онлайн күзәтелә һәм барысына да гиперДез эретмәсе белән дезинфекция ясала. Ул – барлык төр бактерияләрне юк итүче универсаль препарат. Бу эшкә Айдар Нурисламов билгеләнде һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителде. Территориягә кергән барлык техника махсус дәфтәргә язылып барыла. Бер үк трактор контроль пункт аша 5 тапкыр үтәме, 10мы – барыбер дезинфекцияләнә. Шулай ук мөгезле эре терлекләрдән елга ике тапкыр бруцеллезга һәм лейкозга кан анализы алына. Әле соңгы тикшерү үткәрелгәнгә айдан артык кына. Аллага шөкер, бернинди чирләр табылмады. Профилактика эше Шекше фермасында да алып барыла һәм читтән маллар алып кайтылмый. Терлекчеләр торакларга аяк киемнәрен дезматаларга сөртеп керә”,– диде хуҗалыкның баш ветеринары Нияз Мирзагалләмов.
Айдар Нурисламов бер көндә генә дә 90лап техникага дезинфекция ясаган. Барлык хуҗалыкларда да эшне шушы үрнәктә оештыру мәслихәт.
Язылганча, бруцеллез кешегә дә йогарга мөмкин.
“Аеруча куркыныч булып вак мөгезле терлек бруцелласы тора. Бактерияләр бик йогышлы, кеше организмына зарарланмаган лайлалы һәм тире микротравмалары булганда үтеп керә ала, калган гомеренә сәламәтлеккә авыр зыян китерә! Бруцеллезны китереп чыгаручы матдә түбән температурага ныклы, озак вакыт азык-төлек продуктларында, шул исәптән суыткычларда һәм туңдыргыч камераларда саклана. Кайнар температурада үлә. Бруцеллез кешеләргә авыру малдан җитештерелгән сөт, ит аша күчәргә мөмкин. Әлеге авыруны йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана. Кеше гомерлеккә инвалид калырга мөмкин. Әмма авыру кешедән башка кешегә күчми”,– дип аңлатты район үзәк хастаханәсенең эпидемиология мәсьләләре буенча баш табиб урынбасары Резеда Фәттахова.
Иң мөһиме – сакланганны саклармын, дигән гыйбарәне онытмаска кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев