Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче» җәмгыяте җитәкчелеге йөздән артык ветеранны авыз ачу мәҗлесенә чакырып хөрмәтләде

Рамазан - изгелекләр ае

  “Игенче” җәмгыяте ашханәсендә , төрле елларда шушы җәмгыятьтә эшләп чыккан йөздән артык  ветеран   һәм хәзерге көндә хезмәт куючы белгеч ир-атлар  катнашында  Ифтар мәҗлесе уздырылды. Мәҗлестә  Мөдәрис  хәзрәт Гыймранов катнашып, җыелучыларга ураза тотуның әҗер-саваплары турында сөйләде, вәгазьләр укыды.

     Хуҗалык җитәкчесе  Алмаз Зөфәр улы ифтарда  катнашучыларга рәхмәтләрен җиткереп, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, бәрәкәтле тормыш, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев