“Игенче” җәмгыяте республика рәисенең Рәхмәт сүзенә лаек булды
Хезмәтләрен хөрмәтләп
9 июль көнне “Агроволга -2025” агросәнәгать күргәзмәсендә “Игенче” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте коллективына Республика Рәисе Р. Н. Миңнеханов Рәхмәт сүзе тапшырды! Аны “Игенче” ҖЧҖнең җитәкчесе Алмаз Зарипов кабул итеп алды.
«Игенче» ҖЧҖе ике юнәлештә үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча эш алып бара: алты мең гектардан артык мәйданда ел саен 7 мең тоннага якын ашлык үстерелә һәм бу күрсәткечләр елдан-ел үсә.
“Игенче” ҖЧҖе районның иң эре авыл хуҗалыгы оешмаларының берсе : 3600 баш мөгезле эре терлек исәпләнеп шулардан 1250 башы - савым сыеры. Һәр көнне 40 тоннадан артык сөт савыла , ә бер елда 13 мең тоннага якын. Моннан тыш, хуҗалыкта ел саен 650 тоннадан артык эре мөгезле терлек ите җитештерелә һәм сатыла.
2016 елдан «Игенче» ҖЧҖен Алмаз Зөфәр улы Зарипов җитәкли, аның төп бурычларының берсе: коллектив белән бердәм булып , алдынгы үрләрне яулау тора.
Шул бердәмлекнең , тырышлыкларның нәтиҗәләре дә куанырлык! Ел саен районда күләмендә үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен уңышлы саткан һәм даими рәвештә сөт һәм ит җитештерүне тотрыклы арттырганы өчен призлы урыннар яулап төрле дәрәҗәдәге дипломларга, Мактау Грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Уңышларга сөенеп, куанып хезмәт куярга язсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев