“Игенче” җәмгыятендә җитәкчеләр катнашында терлекчелектә I кварталдагы эшкә анализ ясалды
Җитештерүнең кимүе сөт сату бәяләренең төшүе шартларында финанс күрсәткечләрендә дә тискәре яктан чагыла
“Игенче” җәмгыятендә хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләре катнашында районның терлекчелек тармагындагы I квартал хезмәт нәтиҗәләренә йомгак ясадылар. Шулай ук кыр эшләренә әзерлек мәсьәләсе дә каралды. Семинар-киңәшмәдә район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
Иң элек авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Илшат Нурмиев чыгыш ясады. Китерелгән саннардан күренгәнчә, гыйнвар-март айларында район терлекчелегендә 102668 центнер, ягъни чагыштыру чоры күрсәткеченнән 1 процентка кимрәк сөт җитештерелгән. Барлыгы 10 хуҗалык былтыр ирешелгәннәрдән чигенеп эшләгән. Моның сәбәпләре әзерләнгән терлек азыгының сыйфаты түбән булуы һәм башка факторлар белән аңлатыла. Шул ук вакытта ”Әхмәтов”, “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыкларында, “Симет”, “Нырты” җәмгыятьләрендә җитештерү 5 проценттан күбрәккә арткан. Хәзерге вакытта район буенча бер сыердан уртача 26,1 килограмм сөт савып алына. “ПМК” (Чулпыч робот комплексы), “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында, “Игенче” җәмгыятендә, “Арташ” бригадасында сыерларның продуктлылыгы 32 литрдан артып киткән. Экранга чыгарылган слайдта сөтнең ветеринария берләшмәсеннән алынган сыйфат күрсәткечләре дә китерелде. Гост таләпләре буенча соматик күзәнәкләрнең саны 200 меңнән артмавы сәламәт җилен турында сөйли. Ул ике тапкыр күбрәк булса, 5 процентка кадәр сөт югала. Районда югары соматикалы сыерлар саны күбәйгән хуҗалыклар исемлеген экранда күрергә була иде.
Беренче кварталда район буенча, мөгезле эре терлек ите былтыргы күрсәткечләргә карата – 1, дуңгыз ите 5 процентка азрак җитештерелгән. Үсешкә “Курсабаш”, “Симет” җәмгыятьләрендә, “Юлбат”, “Нырты” авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә ирешелгән. Хуҗалыклар югары көрлектәге 810 үгез сатканнар. Бер килограммның уртача бәясе 250,39 сум тәшкил иткән. Вак фермерларда мөгезле эре терлекләр санының кимүе күзәтелә. Район хуҗалыкларында 3395 бозау туган. Әмма 2025 елның I кварталы күрсәткеченнән 251гә кимрәк. Тугыз хуҗалыкта бозаулар планлаштырылганга карата 152гә азрак алынган. Көтүгә 1122 тана кертелгән, район буенча һәр йөз сыерга карата исәпләгәндә 8 туры килә.
Җитештерүнең кимүе сөт сату бәяләренең төшүе шартларында финанс күрсәткечләрендә дә тискәре яктан чагыла. Тулай продукция күләме агымдагы бәяләрдә 1286942 мең сум булып, узган елдагыга карата 75 процент кына тәшкил иткән. Барлык керем былтыргыдан 523 миллион сумга кимегән. 2025 елның I кварталында сөт 49,54 сумга сатылса, быел 34,9га калган. Шуңа бәйле рәвештә рентабельлелек тә 5 тапкыр кимегән. Әлеге саннар идарә икътисадчысы Земфира Нуриева чыгышында китерелде. Финанс-икътисад бүлеге начальнигы Алинә Хәбибуллина шәхси ярдәмче хуҗалыкларга терлек асраган өчен субсидияләр бирүдәге яңалыклар белән дә таныштырды. Быел Татарстанда үгезләр асрарга теләүчеләргә дә бер башка 35 мең сумга кадәр (ләкин сатып алынган бозау бәясенең 50 процентыннан артык түгел) ярдәм күрсәтеләчәк. Шәхси хуҗалык субсидия алгач, 3 ел дәвамында үгез бозаулар асрарга тиеш була, сугымга киткәне урынына янасын булдыру шарт. Ягъни терлек асрауны өч ел дәвамында туктатмаска кирәк. Бер кешегә 15 башка кадәр субсидия алырга мөмкин. Үгез бозауларны бары тик юридик затлардан гына сатып алу рөхсәт ителә. “Бу башка өлкәләрдән терлек кертү туктатылганлыктан, мал асраучыларны яклау өчен кертелгән чара. Сүз нигездә күмәк хуҗалыкларда эшләүчеләргә үгез бозаулар сату турында бара”, – дип ачыклык кертте идарә начальнигы Гафур Хәсәншин.
Киңәшмәнең үткәрелү урыны – “Игенче” җәмгыятендә терлекчелек тармагында эшнең торышы белән директор Алмаз Зарипов таныштырды. Аның чыгышында ирешелгән уңышларга һәм кимчелекләргә анализ ясалды, агымдагы елга максатлар һәм бурычлар куелды
Киңәшмәдә сабанга әзерлек мәсьәләсе дә күтәрелде.
“Игенчелектә эш башланып килә. Вәзгыять күз алдында үзгәрә. Моңарчы игенчелекне, сөт сату бәяләре булганлыктан, терлекчелек тармагы тартып килде. Гел алай бара алмый. Көн таләбе шул: кырларда 35 центнердан ким уңыш үстерәбез икән, игенчелек тармагы зыянга эшли дигән сүз. Зур чыгымнарсыз гына тиешле протеинлы сыйфатлы сенаж әзерләсәк, проблемалар булмас иде. Бәяләр түбән булган чорда игенчелек тармагында да дөрес итеп эшне оештырмасак, ел ахырында югалтулар күпкә артачак. Вәзгыять кайчан уңай якка үзгәрә башлар – анысын әйтә алмыйбыз. Районда игенчелек культуралары структурасында шактый гына үзгәрешләр көтелә. Узган елга караганда 1000 гектардан артык көнбагыш, күпкә артыграк мәйданнарда рапс үстереләчәк. Шулай ук бөртеккә кукуруз үстерү артачак. Башка планнар да бар. Игенчелек тармагында табышка эшләү юллары эзләнә. Отышлы культураларга өстенлек бирелергә тиеш”,– дип дәвам итте Гафур Хәсәншин.
“Игенче” җәмгыятендә минераль ашламалар туплау һәм туфракка кертү, орлыклар белән тәэмин ителеш турында баш агроном Нияз Галиев сөйләде.
Киңәшмәнең икенче өлешендә семинарда катнашучылар старт мәйданчыгында техника, чәчү агрегатлары, диспетчерлык һәм ягулык салу пунктлары белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев