«Игенче» җәмгыятендә хуҗалыкта хезмәт куйган 280 ветеранга Рамазан күчтәнәче тапшырдылар
Яхшылык эшләргә ашыгыйк!
Игелек, яхшылык истән чыкмый. "Игенче" җәмгыяте Изге Рамазан аенда шушы җәмгыятьтә хезмәт куйган, хәзерге көндә лаеклы ялда булган ветераннарга азык- төлектән торган тупланма тапшырды.
Ел саен кабатлана торган бу матур чара өлкәннәребезнең күңелләренә бик хуш килә.Җәмгыятьнең әйдәп баручы белгечләре, сигез авылда гомер итүче 280 ветеранга әлеге күчтәнәчләрне тапшырдылар.
Бер-беребезгә ярдәм итеп, хөрмәтләп яшәгәндә генә дөнья матур, күңелебез нурлы. Ветераннарыбызга ныклы сәламәтлек, имин картлык телибез!
Зөлфирә Рәхимуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев