Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче» дә кукуруз уруны башлап җибәрделәр

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» җәмгыятендә силоска кукуруз хәзерләүгә керештеләр. Бу культура барлыгы 600 гектарны били. Югары энергетик кыйммәткә ия булган сусыл азыкны куллану сыерларның продуктлылыгын арттыра. Җәмгыятьтә, силос- терлекләр рационының иң зур күләмен алып тора.

Кукурузны механизаторлар Газиянов Рөстәм һәм Ганиев Фәнил ура.Бөтен процессны  агрономнар Галиев Нияз Хәбирҗан улы  һәм Хаҗиев Рүзәл Рафыйк улы  җитәкли. Яшел массаны кышка саклау өчен ике траншея өр-яңадан әзерләнде. Массаны ташуга   алты "КамАЗ" машинасы  куелган: шоферлар Сафиуллин Мөнир, Әхәтов Рашат, Дәүләтшин Илнар, Николаев Руслан, Гәрәев Рәлиф, Әхәтов Азатлар. Силос массасы трамбовкасында  ике Т-150 һәм К-702 тракторы җәлеп ителгән, аларда тәҗрибәле механизаторлар Хаертдинов Фәрит , Мәҗитов Алберт,  Тимергалиев Ришатлар  эшли. Силос салганда яшел массаны  траншеяга тигезләп Һәм  тыгызлап  таптап урнаштырып баруга зур игътибар бирелә, чөнки терлек азыгының сыйфаты да шуңа бәйле. Әлеге участокта эшләрнең сыйфатын баш зоотехник Вәлиев Марс Фәрид улы контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев