“Игенче” дә сөт җитештерүдә куелган максатка ирешелгән
Хисап җыелышында хезмәт алдынгыларын гына түгел, эштән тыш чараларда, спорт ярышларында катнашучыларны да бүләкләделәр
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2024 елда башкарылган эшләргә хисап тоту җыелышлары бүген “Игенче” җәмгыятеннән башланып китте. Эзмә мәдәният йортына барлык хезмәт алдынгыларын чакырганнар иде. Алай гына да түгел, эштән тыш чараларда, спорт ярышларында катнашучыларны да бүләкләделәр биредә. Сәхнәгә икешәр-өчәр тапкыр чыгучылар да булды. “Игенче-I”, “Игенче-II”, “Игенче-III” командалары оештырылуы үзе үк күпләрнең спортка тартылуы турында сөйли. Физкультура – сәламәтлек, ә авырмаган кеше эш калдырмый. Гомумән, хуҗалыкта барысы да уйланылган.
Җыелышта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин, агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова катнашты.
Иң элек хуҗалыкның баш агрономы Нияз Галиев хисап тотты. Белгеч игенчелектә былтыргы уңышка нигез салу өчен 2023 елдан күрелгән агрочаралардан башлап, ашлык амбарга урнаштырылганчыга кадәр башкарылган эшләргә анализ ясады. Һәр гектардан 28,3 центнер уңыш алынган, барысы зачет үлчәвендә бөртекле культура 53343,5 тонна булган. Быел гектар уңышын 30 центнер җитештерү планлантырыла. Моның өчен тәэсир итүче матдәләрдә гектарына 65 килограмм минераль ашлама тупларга кирәк. Әмма уңыш башка факторлар белән дә бәйле. Моның шулай икәнлеге экранга чыгарылган диаграммаларда да ачык күренде.
Баш инженер Ильяс Әскәров игенче-механизаторларның хезмәт күрсәткечләренә тукталды. “МТЗ-1221” тракторында эшләгән Рәис Хәбибуллин, мәсәлән, бер көн дә эш калдырмаган. Кыр эшләрендә техника, тагылма агрегатлар белән бәйле проблема килеп чыкмаган.
“Игенче”леләрнең 2024 елдагы эшчәнлегенә тулы анализны хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов ясады. Җитештерү динамикасы уңай саннар белән характерлана. 2024 елда бер сыерга 10534 килограмм сөт савылган (2023 елга карата 105 процент), 6731 центнер (103%) ит җитештерелгән. Уртача хезмәт хакы 57469 сумга җиткән. 2024 елда 85260406 сумлык техника алынган, 68366414 сумлык төзелеш эшләре башкарылган.
Чыгышлардан соң Гафур Хәсәншин йомгаклау сүзе белән чыкты. Алдынгыларны хөрмәтләү Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар концерты белән аралаштырып алып барылды. Кадрлар инспекторы Зөлфирә Рәхимуллинага, сыер савучы Рушания Сабирҗановага, машина йөртүче Әгъзәм Исхаковка республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының, икътисадчы Алия Хаковага, ветсанитар Гөлнәзирә Ваесовага, сыер савучы Гүзәл Каюмовага, бозау караучы Рузия Хөсәеновага, терлекче Илдус Мирзагалләмовка, тракторчы-машинистлар Рафис Сабирҗановка, Расил Галиевка Саба муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев