Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игенче»дә бөртеклеләрне җыю төгәлләнеп килә

Уңыш-2024

  Кырларда комбайнчылар Айнур Сабирҗанов, Ленар Зарипов, Илнар Яруллин, Айдар Нурисламов, Әнәс Рәхмәтуллин, Илһам Галиев, Исмәгыйл Газизов, Радим Сабирҗанов, ашлык ташуда  Азат Галимов, Әгъзам Исхаков, Рәлиф Гәрәев, Наил Хатыйпов, Илнур Васильев, Руслан Николаев, Мөнир Сафиуллин үз эшләрен җиренә җиткереп башкаралар.

  Басудан кайткан ашлыкны вакытында эшкәртеп киптерү Һәм урнаштыру иң мөҺим бурыч булып тора. Иген амбарларга кергәнче бөтен этапны үтеп, тиешенчә эшкәртелә. Шуның өчен эш ике сменада оештырылган.

  Баш энергетик Ранур Шәймәрданов, операторлар Расих Әсәдуллин,  Радик Мәҗитов, Динар Сабиров, Рөстәм Галиев, Эдуард Федоров, Илдар Хөсәеновлар  ашлык киптергечләрнең дөрес эшләвен көйли.Үзтөягечтә Рифнур Шиһабиев һәм Рафис Сабирҗанов инде беренче ел гына эшләмиләр. Яңа җыелган ашлыкны хисапчы Рузия Хөсәенова кабул итә. Ул ашлык үлчәп кенә калмый,  тиешле документация эшләрен дә алып бара.

  Барлык эшләр, шушы җәмгыятьтә хезмәт куючы  югары белемле агрономнар  Нияз Галиев, Рүзәл Хаҗиев, склад мөдирләре Илсур Дәүләтшин  һәм Илсур  Сәгыйтов  белән  киңәшләшеп, уртак фикергә килеп эшләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев