Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игенче”дә иген бар, торагы тулы маллар

Сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятенә багышлана

  Эзмә авылында 1929 елда  Иләбәр, Пүкәл, Өтернәс авыллары кереп төзелгән “Игенче”  колхозының хәзерге күркәм эшләре җаваплылыгы  чикләнгән “Игенче” җәмгыяте йөзендә уңышлы дәвам итә. Хуҗалыкның Югары Утардан  алып Иштуган һәм Сәрдә урманнары почмагына кадәр  “Иксез-чиксез  киң басулар”ын йөреп  чыгу өчен  ярты  көн  кирәк. Җәмгыятьне Алмаз  Зөфәр  улы  Зарипов  җитәкли.  

Җитәкче сүзе

“Чыннан  да, сөрү җир­ләребез зур  мәй­дан  били, 5700 гек­тардан артыкны тәшкил итә. Барысы 3560 баш  мөгезле  эре терлек исәпләнә. Хуҗалыкта   176  кеше  эшли,– дип  сөйләде директор. – Төп табыш  чыганагы – терлекчелек. Быел 4 айда 1200 баш  савым   сыердан 46593 центнер (үсеш 107%)  сөт җитештердек  һәм 146 миллион  сумлык   сөт  саттык. Бер  сыерга  исәпләгәндә  115  мең    сум  килеп   чыга. Ит терлекчелеген алсак та,     уңышларыбыз бар. 2023 ел  ахырында  ук бу тармакта рентабельле  эшли  алдык һәм табышка  чыктык. Бозау  алу буенча  билгеләнгән  бурычлар арттырып  үтәлде, тәүлеклек артым 998-997 грамм тәшкил итә. Ай  саен уртача 30 сыер, 52  үгез сатыла.
  Игенчелеккә килгәндә, быел язгы һава торышы без дигәнчә булмыйча, эшне бераз тоткарлады. Соңгы культуралардан кукуруз  чәчүне дә механизаторлар уңышлы башкарып  чыкты. Бу өлкәдә “Казан Агрохимсервис” җәмгыяте бе­лән тыгыз хезмәттәшлек итәбез. Күргәзмә сынаулар өчен өч дистәгә якын төрдәге кукуруз гибридлары белән тәҗрибә үткәрәбез. Җирләрне  ашлауда да  үзгәрешләр  бар. Соңгы  ике  елда  селитрадан баш тартып, туфракка бары тик карбамид-аммиак катнашмасы (КАС) кертәбез. Моның өчен Эзмә һәм Шекше бригадаларында 10ар тонналы яңа  мичкә куелган  ике  агрегат  комплектлаштырдык.
  Хуҗалыкта төзелешләрнең дә тукталганы  юк. Бер бригада  ел әйләнәсе ремонт  эшләре алып бара. Икенче бри­­гада 200 башка исәпләнгән яшь  бозаулар торагы  төзүгә кереште һәм  Шекше  бүлекчәсендә ремонт оста­ханәсенең балкалары куела башлады. Тирес өчен лагуна казыла һәм параллель рәвештә комплекска дезбарьер  булдыру   бурычы да куйдык. Әтнәдә куркыныч  авыру табылганнан  соң ябык  режимда  эшлибез. Комплекска  һәр машина дезинфекцияләнеп кенә керәчәк.


  Хезмәтне нәтиҗәле оештыруда исәп-хисапның дөрес куелышы зур әһәмияткә ия. Без соңгы  бишьеллыкны алып, һәр тармакка икътисадый  анализ  ясыйбыз, җитештерүне, акча керемнәрен, хезмәткә түләүне динамикада  карыйбыз. Сизелерлек үсеш барыбызны  да куандыра. Әйтик, айлык  эш хакын 2023 елда  43700  сум белән төгәлләсәк, быел беренче  кварталда 48  мең  сумга  якын килеп чыга. Хезмәткә түләү – һәрвакыт үзәктәге мәсьәлә”.
  “Игенче” район  буенча  чагыштырмача  яшь  коллективлардан  санала. Ә яшьлектә – ашкыну, буш  вакытны бергә-бергә үткәрү омтылышы. Шуңа да игенчелеләр һәр бәйрәмдә,  ярышларда актив   катнаша.  Чаңгыда күпләр Алмаз Зарипов  үрнәгенә иярә. Үзләренең хоккей   командасы бар, иптәшләрчә  матчларда призерлар булалар.  Хәтта былтыр район газетасы призына  көрәшкә дә команда  куйдылар. Хәзерге  вакытта кыр  эшләре бе­лән рәттән, район күләмендә популярлашкан Сабантуйга әзерләнәләр. Өлкәннәр дә онытылмый. Ифтар үткәрү өчен ашханәне  махсус зурайтканнар һәм ашка күп ке­ше җыялар. Бар яктан да үрнәк хуҗалык ул “Игенче”. 

 
Яшь кадр үрнәге

  “Игенче” җәмгыятендә хуҗалыкның киләчәге саналган ышанычлы  яшь кадрлар шактый. Инзил Сафиуллин – шуларның берсе.  Ул 2022 елда  Казан дәүләт аграр университетын тәмамлагач, инженер булып эшли  башлаган. “Мин мәктәптә укыганда ук техникага тартыла идем, – дип сөйләде  “Сэлфорд”  агрегаты белән бодай чәчүче егет. – Әти-әнием хуҗалыгында күптөрле техника бар. Шуңа мин  кече яшьтән үк хезмәт университетын үттем”.
Инзил үз эшен ярата. Остаханә мөдире, запас частьләр базары мониторингын алып бара, механизаторлар арасында оештыру эшләре белән шөгыльләнә. “Без Инзилне һәм аның тырыш гаиләсен яхшы беләбез, шуңа күрә аның барысын да булдыра алачагына, йөзгә кызыллык китермәячәгенә һич тә шикләнмәдек”, – ди Алмаз Зарипов. Җитәкче яшьләрнең талантларын ачу омтылышын хуплый. Иләбәрдә кыш буе 2,5 чакрым озынлыгындагы чаңгы трассасы эшли, “Алмаз Зөфәр  улы үзе дә чаңгычы һәм безнең бу шөгылебезне хуплый”, – ди Инзил.

“Хорш” бик  хорош, ди механик

Хуҗалыкта техника, тагылма  агрегатларның сәгать механизмыдай эшләвенә гаҗәпләнәсе юк. Алар белән тәҗ­рибәле механизаторлар идарә итә. Киеренке  кыр  эшләре  чорында инженер-техник белгечләр  үзләре  дә руль артына  утыра. Механик Рамил Мирзагалләмов, мәсәлән, “Хорш” комплексы белән  18нче  сезонын чәчүгә чыкты. “2006  елда  кайткан  иде,  шуннан бирле аңа үзем хезмәт  күрсәтәм, үзем тәэмин дә итәм. Яхшы агрегат,  11,36  метр  алып бара, көнгә 130-150 гектар чәчеп була”, – ди Рамил. Аңа симәнәне  “КамАЗ”да Азат Галимов чыгара,  Илшат  Гомәров  махсус техникада  ашлама  төяп тора.


 

Һәр эшнең үз остасы

 

  Халык, оста барда кулың тый, остаз барда телең тый, ди. Моның шулай  икәнлеге хуҗалыкның терлекчелек тармагында  аеруча нык күренә. Мал сәламәт үссенгә күп процедуралар башкарырга  кирәк һәм һәр эшнең үз остасы бар. Әйтик, ветсанитар Газинур Гомәров  массит авыруын профилактикалау буенча   махсуслашкан. Көтүлекне яңарту чаралары күрү белән Резеда Дәүләтшина шөгыльләнә. Гомумән, ясалма орлыкландыручыларның өчесе дә хатын-кыз булуы (тагын икесе Зөлфия Миңнеханова һәм Светлана  Николаева) игътибарга лаек.  “Балачактан малларны  яраттым.  Һөнәр сайлавым да шуннан килә. Биредә 2009 елдан эшлим. Башта өйрәнчек идем, ветеринария институтында кыска сроклы курслар үттем. Вазифама  керешкәч тә авыррак булды, әмма тиз  ияләндем. Бик тә җаваплы хезмәт. Сыерларны һәм таналарны орлыкландыруны аларның  физиологик халәтләрен  яхшы белеп башкарырга  кирәк. Җиткерелгән планнарны  үтибез”,– ди  Кукмара районы Кызыл  Чәчәк  авылыннан килеп эшләүче  Светлана  Николаева. Хуҗалык таналарны бозаулату буенча районда беренче  урында бара.
   Мал белгечләреннән хуҗалыкның баш ветеринария табибы Нияз Мирзагалләмов та канәгать. Үзенең бу өлкәдә 17  ел стажы бар. “Эш барыбызга  да җитә. Айга уртача 150шәр бозау гына карыйбыз.  Мал тууга иң элек пастереллезга  каршы  укол ясала. Гомумән, сыер булып җиткәнче бозауга унлап  төр  вакцина  кадала. Прививкасыз малда иммунитет барлыкка  килми, чиргә тиз бирешә”, – дип  сөйләде Нияз Мирзагалләмов ярдәмчесе Фәнис  Ибраһимов белән  яндырып мөгез эшкәртү процессы вакытында. Мүкләк сыер станга да җиңел керә һәм бер-берсен сөзеп имгәтми икән.

 

Сәхифәне Фәнил Мәүлетов әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев