Игенчелек һәм терлекчелек — хуҗалыкның тоткасы, аны хезмәттә ныгытасы
Район яңалыклары

Игенчелек һәм терлекчелек — хуҗалыкның тоткасы, аны хезмәттә ныгытасы

Бүгенге сәхифәбез җаваплылыгы чикләнгән “Туган як” җәмгыятенә багышлана

“Туган як” җәмгыяте үзенең эшчәнлеген 1959-2007 елларда “Авангард” колхозы биләгән җирләрдә дәвам итә. 1959 елга  кадәр бу зонадагы  Йомгалак, Чулпыч, Оет, Кече Шыңар, Олы Шыңар, Түлешкә авыллары һәркайсы  аерым  хуҗалык  булган. “Туган як” җәмгыяте шушы базада 2010 елда барлыкка килә. Хуҗалыкта 108 кеше эшли.  Җитәкче итеп 2022 елдан  Фәргат  Корбангали улы Сәүбәнов билгеләнде.

Куелган бурыч үтәлсенгә

Җитәкче сүзе:

“Безнең хуҗалыкта барлыгы 4122 гектар сөрү җирләре бар. Игенчеләребез шул мәйданнардагы туфракка маңгай тирен  түгеп, нәтиҗәле хезмәт куеп, югары уңыш алу өчен тырыша. Җирләрне дөрес эшкәртү, ашламалар кертү һәм үсемлекләрне саклау чаралары күрү игенчелек тармагын тотрыклы үстерергә ярдәм итә,  бу исә бөртекле культураларның уңышын арттырырга мөмкинлек бирә.  Саннарга   килгәндә,  узган елда бөртеклеләрдән тулаем 62535 центнер ашлык  җыеп  алынды. Бер гектарга  уртача  36,5 центнер туры килде. Катлаулы һава шартларында барган уракта барлык механизаторларның,  ком­байнчыларның, ындыр табагында  эшләүчеләрнең тырышлыгы мактауга  лаек. Азык  культуралары 1900 гектар мәйдан алып торды.  Күп­ьеллыкларның гектар чыгышы  309 центнер тәшкил итте. Кукуруз 350 гектарда игелде. Бер шартлы тер­леккә 40,3 центнер азык бе­рәмлеге әзерләнде (2024 елда – 32,6 ц).

2025 елда игенчелектән 17 898 000 сум акча кертүгә ирешә алдык.  Бу – барлык керемнең 7,14 проценты. Төп акча кереме терлекчелеккә туры килсә дә, хуҗалык итүдә игенчелекнең дә роле бик зур. Ул –терлекчелек тармагын азык белән тәэмин итүче төп база. Бу тармакны үстерү хуҗалыкның икътисадый тотрыклылыгын ныгыта, чыгымнарны киметә һәм табышны арттыруга ярдәм итә. Шуңа   күрә игенчелек белән терлекчелекне аерып карарга  һич ярамый. Алар бер-берсе белән тыгыз бәйләнештә. Игенчелек аксый икән, терлекчелектә дә уңышлар көтмә.  Халык,  тук  малда гына  өмет бар, ди.  2025 елда аларга  барысы 95 миллион  сумлык  азык ашатылды. Бер көнгә хужалык буенча   фураж –9400, сенаж–18794, силос– 16000, салам –800, печән– 400, көнбагыш түбе –900, рапс шроты –700 кг, премикс – 85,  акбур –170, тоз 120 килограмм  китә. Шуның эченнән азык  өстәмәләре  сатып  алырга 28,164  миллион сум  акча тотылды.

Сөт җитештерүгә тукталсак, 2025 елда 615 сыердан 47 610 центнер сөт савып алынды. Бу 2024 елга караганда 10 процентка артыграк. Шул сөтнең 43 006 центнеры уртача 1 центнерга 4 049 сумнан сатылды һәм  174 145 000 сум табыш алынды. Үзкыйммәте 2 825 сум,  рентабельлелек, субсидияләрне исәпкә алмаганда 40,5  процент тәшкил итте. Барлыгы сөткә 3 092 000 сумлык субсидия керде. Әмма быел  вәзгыять  кискен  үзгәрде. Кабул итү пунктларына сөтне 20  сумга  кимрәк бәядән тапшырабыз. Шуңа  күрә  чыгымнарны киметү  өчен санап  кителгән азык  өстәмәләрен  азрак күләмдә сатып алырга  мәҗбүр булдык. Ә мөгезле эре терлек үс­тереп сату, гомумән, табышсыз тармак булып тора. Әмма эшләмичә дә булмый. Ничек кенә булса да, зарланмыйбыз, бурыч куелган, аны үтисе. Шундый шартларда да  иген­челектә һәм терлекчелектә тотылган чыгымнарны киметү, һәр тармакта резервларны барлап, исәп­­ләп, җитештерүне арттыру со­р­­а­ла. Шыңар ягында бик тырыш, җа­ваплылыкны аңлый торган иген­челәр, терекчеләр эшли. Аларга һәр­чак зур ышаныч белән таянырга бу­ла”.

Комплекста шартлар икенче

“Туган  як” сыер  савучыларының яңа төзелгән комплекска күчкәннәренә ике ел үтте. Биредә шартлар  бөтенләй  икенче, залда чисталык хөкем сөрә, кул  көче дә  азрак  сарыф ителә. Аңарчы сыер  савучылар уннан артса, хәзер аларның саны алтыга  калган. Ягъни  аз  кеше белән  күбрәк продукция  җитештерүгә йөз тотыла.  Зоотехник  Ләйлә Авзалова чыгышыннан   күренгәнчә, хуҗалык буенча  4 ел эчендә савылган  сөт  күләме  64 процентка  арткан. Иң  мөһиме, продуктлылык  яхшырган. 2025 елда Шыңар бригадасында 1 сыерга 8841 килограмм сөт туры килгән. 2024 ел күрсәткече белән чагыштырганда –744, ә  2021 елдагыга карата 4022 килограммга артык.

Тотрыклы үсеш динамикасында комплексның тоткан  урыны  елдан-ел арта бара. Хәзерге  вакытта биредә   6  сыер  савучы,  2 оператор,  3 терлекче эшли. Көнгә 347  сыердан 7 тонна  сөт  савыла. Бер башка 27 литр туры килә. Бу юлы комплекска баруыбызда Ландыш Мөдәррисова, Барно Хаҗиева, Оксана Санникова һәм терлекче  Илдар Сибаев сменасына  туры килдек.  Савымны төгәлләп, залны өйләдән соң  килүчеләргә әзерлиләр  иде. “Эшне башта имчәкләрне эшкәртүдән,  массаж-стимуляция ясаудан, җиленне  салфетка белән әйбәтләп сөртүдән, саву  аппаратын каптырудан башладык. Сыерлар сөтен биреп бетергәч, кулга су шлангысы алдык һәм  залны юып  чыгарабыз. Икенче  сменада Рәмзия Зәйнетдинова, Илфия Варламова, Захидҗан Иримматов эшли. Аларны  килешкә  ялт иткән чиста эш  урыны көтә. Икенче сменада  барлык  төркемдәгеләр дә ике тапкыр  савыла. Моның өчен ике арада 6 сәгать 30 минуттан да ким булмаган  вакыт үтәргә тиеш. Таналар төркемендә дә иртәнге савымда 17-18литр  сөт  биргәннәре  байтак. Сөбханалла,  күз тимәсен, дибез. Эшеңнең нәтиҗәсе  яхшы булса, барыбызга  да күңелле“, – дип сүз башлады 14 ел сыерлар савучы Ландыш  Мөдәррисова. Ул 2025 елда 333 көн эштә катнашып, үзенә беркетелгән  сыерлардан 4909 центнер  сөт  савып  алган.  Коллектив интернационал, башка  милләт вәкилләре белән аңлашып, тату эшлиләр.   Хуҗалык барысын да  яшәү урыны белән тәэмин иткән.

Бозауларның “Азык әнкәсе”

Рәфит Нуриәхмәтов фермада берүзе 20  көнлектән  алып өч айга  кадәр  яшь маллар  үстерә.  Әйләнештә ай саен 120ләп бозау йөри. Әмма “КормоМАМА” дип аталган ярдәмчесе булмаса, аңа кыенга  килер  иде.  Татарча “Азык әнкәсе” дип язарбыз  инде. Ул төрле бурычларны үтәп чыга:  сөт порошогы катнашмасыннан ризык бирә һәм бозауларны аналары кебек күзәтә. Әгәр бозау махсус үзенә тиешле өлешне тулысынча эчмәсә, “Азык әнкәсе” шунда ук сигнал бирә! Сәламәтлек статусын билгели. Автомат сөтне эчү тизлеген, кулланылган азык күләмен һәм станциягә ничә тапкыр килүен исәпкә ала. Бу параметрларны анализлау бозауның тәртибендәге үзгәрешләрне авырулар башланганчы ачыкларга ярдәм итә. Моннан тыш, миксер җылытылганлыктан, катнашма һәрвакыт тиешле температурада тотыла. “Иң мәшәкатьлесе – башта бозауларны  аппаратка  кертеп, сыер имчәген хәтерләткән имезлекне кабарга  өйрәтү. Моның  өчен атна-ун көн вакыт  кирәк, бозаулар тәүлек  буе туып, бу торакка  күчерелеп бара. Бик акыллы ул азык әнкәсе. Бозауны муенындагы датчиктан таный, сөтен  эчеп бетермәсә, тавыш  чыгара, әрсезләнеп  яңадан керсә,  анысын имдертми”, –ди Рәфит Нуриәхмәтов. Тагаракларда – фураж  оны һәм КР-1 концентраты. Торактагы  чисталык уңган, булдыклы терлекченең тырышлыгын дәлилли. Бозаулар туйдыручыларын  ерактан таныйлар, күбрәк игътибар алырга тырышалар. Яхшы карау, ашату һәм җанлы аралашу аларга тизрәк үсәргә, авырлык җыярга һәм сәламәтрәк булырга ярдәм итә. “Иртән  сәгать 6да  киләм, аннары  көндез ашатам, кичен  8гә кадәр монда булам. Бозаулар көнгә өч мәртәбә ЗЦМ эчә. Үсә барган  саен  сенаж ашарга    өйрәтәбез. Тагаракларына кичтән салып кайтып китәм, иртән  килешкә  ялт иткән була. Күрәсез, барысы да  ятканнар, димәк, тамаклары тук. Ачыксалар, ишектән кемдер керсә, тавышларына  чыдап булмый аларның . Кәефсезләнсәләр, үзем уколын да кадыйм. Ветврач йә Оетка  чыгып  киткән була, йә  сыер бозаулата. Көтеп торып та булмый. ЗЦМ эчкән малның эче бик  сирәк китә. Пневмония очраклары  булганда ничек дәвалыйсын өйрәнеп беттем  инде. Бозауларны ун елдан артык тәрбиялим бит”, – диде терлекчелектә 34 ел эшләүче Рәфит.

 Аның торагындагы  бозауларның артым күрсәткечләре һәм сакланышы югары. Былтыр барлыгы 251.58 центнер  үсеш  алынган. Быел 3  айда аларның  тәүлеклек  артымы 890 грамм тәшкил иткән.

Сәгатьләп үсәләр

 Рәфит Нуриәхмәтов эшләгән торактан  күчерелгән бозауларны үстерүне Гөлгенә Рәхмәтуллина дәвам итә. Хезмәт җиңел түгел. Бозаулар саны  160ка кадәр дә җитә. Трактор азык белән торакка  керә алмый, ишек каршына гына   бушатып  китә.  Сенажны тачка  белән тагаракларга  таратып  чыгарга   кирәк. Җитез, җиңел гәүдәле  Гөлгенә инде 34 ел зарланмыйча гына алдына  карап  эшләвен белә. Кулдашы Раилә Гайнетдинова бер көнгә эштән сорап киткәнлектән, без фермада булган   көнне аңа  ярдәмгә Гөлнара  Сәлмәнова  килгән иде.  “Мин үзем сыерлар савам. Сәрдә авылыннан Кече Шыңарга килен булып төшкәннән бирле фермада. Башта  Гөлгенәдән, миңа нинди эш бирерләр икән, дип кызыксындым әле. Булыр, булыр, бер дә борчылма дип җылы сүзләр әйтеп,  киң  күңеллелеге белән мине канатландырды. Шуннан соң сыерлар   сава башлаганыма  30  ел үткән. Пенсия   яшенә җитсәм дә, Аллага  шөкер,  эшлим.  Сәламәтлектән аермасын”, – диде ул. Яшәү өчен бирелгән  вакыт тиз  уза,  бар  уеңны эшкә бирсәң,  елны  ел  алыштырганы сизелми дә. “Кайчак гомерем шушында үттемени дип, үз-үземне битәрләп тә  куям. Бар күңелем белән онытылып, бозаулар янында кайнашкач, таң ата да, кич була икән.  Үзебез дә 11  сыер асрыйбыз. Малларны  яратмасаң, берне дә тотасы килми. Хәзер сөт бәяләре кимеде, литрын 28,5  сумга  җыялар. Сыерлар күп булганлыктан, аерма бик сизелми инде”, – диде Гөлгенә Рәхмәтуллина.

Ул 2025 елда 3-6 айлык бозаулардан 396,68 центнер артым алуга  ирешкән. Тәүлеклек артымны 800 граммга  җиткергән.

Тегермән – җаваплы урын

Рөстәм Галимов хуҗалыкта тегермәнче булып  эшли. Инде  16  ел  малларны фураж  оны белән тәэмин итә. Бик  җаваплы  эш. Хәзерге тегермәннәрнең су  куласасы да, җилдә әйләнүче канатлары да юк.  Бер-берсенә ышкылып әйләнә торган ике таштан торганнары соңрак бетте. Ә тегермәнче хезмәте  калды. Бу эшне  башкаручыларны башкалардан  аерып торган охшашлык  кына  үзгәрмәде: аларның киеменә он тузаны  кунган булыр.  Рөстәм Галимовны да шушы билгесеннән тиз таныдым. Без  яшь чакта тегермәнчене  “ак  эш” башкаручы дип әйтәләр иде. Әмма сын  катырып, чалбарына тузан  бөртеге дә тидермичә  йөрүчеләр 70  килолы  капчыкны күтәреп текә баскычтан  менә  алмый шул. Дөрес, хәзер ашлыкны тегермән бункерына насос  суырып  ала. Аңа  карап кына  эшнең авырлыгы кимеми. Уналты ел тегермәндә  он тарту  – зур  фидакарьлек. “Рөстәм Галимов елның 365 көнендә дә шушында. Зоотехник биргән пропорциядә онын, акбурын, түбен, тозын, фуражын, башкасын  кушып концентрат  ясый. Азык сыерларга бер, бозауларга аерым рацион буенча әзерләнә.  Оет фермасы  маллары  өчен дә он биредә тартыла. Ике бункердан көнгә барысы 7 тоннадан  артык концентрат чыгара. Өйләдән   соң  иртәгесе өчен тартып куя”, – диде ферма  мөдире  Илгиз Галәвиев. 

Рөстәм Галимов тегермәнгә  күчкәнче комбайнда “Туган як”  кырларын  иңләгән, терлекләр дә тәрбияләгән. “Мәктәпне тәмамлаганнан  бирле  колхозда инде мин. Эшемне яратып башкарам, тегермәнне тәртиптә тотам, ватылса төзәтәм, маллар сыйфатлы  азык  ашасыннар,  мул  сөт, күп  артым бирсеннәр  өчен тырышам”, – диде  Рөстәм.

Хуҗалыкның техника тоткалары

Техника остаханәсендә иң элек механизатор Николай Вар­ламовның башмаклары гына сүтелми калган “Дизель” тракторы игътибарны җәлеп итте. Хәер, двигателе дә урынында  иде бугай. Ә тапшырулар тартмасының барлык  болтлары-гайкалары диярлек борып  алынган. Аның автолдан каралган  кулын зур ихтирам белән кыстым. Үземнең кулдан килмәгән эшне башкаручылар һәрвакыт  сокландыра. Тапшырулар тартмасын, бер шайбасын да  калдырмыйча,  гомер  җыя алмаячакмын. Хәзергә таралган  кебек   күренсә дә, Николай Варламов “ДТ-75”ен кыр эшләренә  кадәр  ватылмый эшләрлек  хәлгә китерәчәк. Аны “Туган  як”  басуларында тырма, чәчкеч  агрегатлары   көтә. Алар  инде  әзерлек сызыгында тора. Кайчан старт бирелер  – анысы  һава торышына бәйле. Күреп торабыз бит: монда март белән  апрель дә  урыннарын  алыштырды әле.

“Узган атнада тракторларга техник карау үткәрелеп, гостехнадзор белгечләре тарафыннан  аларның торышына нигездә уңай бәя бирелде. Механизаторлар бик тырышты. Тырмаларны басуга  алып  чыгып, җыясы гына бар. Бер “К-700” калып бара. Борчыганы  шул: кадрлар мәсьәләсе. Нияз һәм Илназ Маликовлар – хуҗалыкның төп терәкләре. Менә үзенең “МТЗ-82”се янында Илдар Мозаффаровны күрәсез.  “КУН” белән күбрәк ферма территориясендә эшли: тораклардан салам калдыклары  чыгара, сенаж алып килә. Бик тырыш егет икәнен күрсәтте”,–  диде  парк  мөдире  Илнур Нигъмәтҗанов тракторчылар турында.

2025 елда хуҗалыкның  барлык механизаторлары 4143  көн хезмәттә катнашып, 6349 норма-смена  үтәгәннәр,  49092 эталон/гектар эш башкарганнар. Мисалга, Николай Варламов язгы  кыр эшләре беткәннән  соң, дизель тракторын куеп, “Челленджер” комбайны белән 1948 гектарда үлән  урган. Аннары былтыр хуҗалыкка  алынган “КВК-800”  ургычында 13329 тонна  кукуруз массасы төяткән. Бертуган Маликовлар    “Полесье” кыр корабларында 5193 тоннан  ашлык  суктырып  алганнар. Барлык тракторчыларга 90 миллион сум хезмәт хакы түләнгән. Иң мөһиме, техника белән бәйле  хәвеф-хәтәрләр  килеп  чыкмаган.

Быел игенчеләр алдында 1150 гектарда сабан культуралары  чәчү бурычы тора. Моның өчен 5400 центнер симәнә кышкы  саклауга  куелган. Көзге чәчү 600 гектарда үткәрелгән. Агроном Рөстәм Ганиев әйтүенчә, алар  уңышлы  кышлаган.

 


Нет комментариев