Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ИГЕНЧЕЛӘР ЯЗГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Районыбыз хуҗалыкларында язгы кыр эшләрендә катнашачак трак­тор­ларга һәм арбаларына техник карау башланып китте.

Башта “Мө­хәммәтшин” крестьян-фермер ху­җалыгында белгечләр катнашында күрсәтмә чара үткәрелде. Аннары “Юлбат”та һәм “Туган як”та тракторларны парадка куйдылар. Өчен­­чекөн техник карау “Нырты” пред­прия­тиесендә үткәрелде. Барысы 30 бе­рәмлек техниканың эшкә әзерлеге тикшерелде. Шуның 17ен смотрга Арташ бригадасы механизаторлары әзерләгән иде. Дүрт “Т-150К”, 1 мини үзтөягеч, 12 “МТЗ-82 һәм “МТЗ-2121” тракторы арасында яңа “К-700” ерактан күзгә ташлана. Парк мөдире Илүс Мөхәммәтҗанов әйтүенчә, былтыр алынган техника әле сынау гына үткән. Быел исә Фәндүс Галимҗанов белән Илсур Фәләхов аны, агрегатлары кайтып җиткән очракта, ике сменада эшләтәчәкләр. Ә мәйданнар шактый: хуҗалык алдында 2300 гектарда сөрү җирләрен тырмалау, 1850 гектарда язгы чәчү үткәрү бурычы тора..

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X