Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Игеннәр уңып сөендерә

“Сатыш” бүлекчәсендә кыр эшләре комплекслы оештырылган

   Әллә ни  ерак барасы  да түгел икән. Кыр корабларыннан тузан Юлбат юлы чатын узуга, сул яктагы полоса буенда   күтәрелә иде.  Рәлиф Шәмсиев – “Акрос-550”, Әхтәм Сөнгатуллин һәм Александр Востриков “ДОН-1500Б” комбайннарында  110 гектар мәйданда  үскән “Раушан” сортлы арпа  сугалар. “КамАЗ”да  ашлык ташучы  Фәнил Зарипов, Илнар Шәрипов, ягулык  салу машинасы белән  Илназ Гатауллин да биредә. Барысының  да   күңеле күтәренке, кәефләре яхшы. “Шулай булмыйча! Быел иген уңды бит. Техника эшли, запас  часть кирәк икән,  җитәкчеләр вакытында бирәләр. Ике тапкыр ашарга чыгаралар. Тагын ни кирәк. Иртәнге сәгать 6дан  кичке караңгыга кадәр кырда без.  Быелгы  сезонда  12 мең центнерга  якын  ашлык суктырдым инде. Бу әле  соңгы   күрсәткеч түгел”,– диде 25 елдан  артык комбайнда  эшләүче  Рәлиф Шәмсиев.

  Баш  агроном Рамил Шәймәр­данов әйтүенчә,  бүлекчәдә  көн саен  уртача 30 гектарлап мәйданның игене  алына. Инде экватор узылган. Үстерелгән ашлыкның 53 проценты амбарларга кайткан. “Уртача  уңыш хәзерге  көнгә 35,6 центнер тәшкил итә. Көзге арыш һәр гектарыннан – 37, борчак – 35,6,  бодай 44,5әр  центнер  уңыш бирде. Ындыр табагына 12-13 процент дымлылыктагы ашлык кайта һәм КЗСта эшкәртелеп, саклау  урыннарына  урнаштырыла”,– ди агроном.

  Амбардагысы турында инде, хуҗалык икътисадын ныгытачак, терлекчелек тармагы үсешенә хезмәт итәчәк хәзинә дип  күкрәк  киереп әйтергә була. “Үлчәү аша 25  мең центнер ашлык  узды. Кайтсын гына, урнаштырабыз, бөртеген дә әрәм итмибез. Ашлык чистарту  комплексы операторлары Фидаил Галиев белән Илдар Галәвиев ике сменада эшкәртә, Илфат Гарипов кулыннан көрәк-себерке төшми, Илгиз Зиннәтов һәм Маннур Гәрәев тракторда, Сәүбән Хабибрахманов “ЗИЛ” машинасында ташып тора. Үзем бу хезмәттә инде 1993 елдан бирле. Мондый  иген уңган  еллар булды, әмма сирәк”,– ди амбар  мөдире  Нурания Шиһабиева. 

  Урып-җыю  кампаниясенең  шушы  җаваплы  участогында эшләүчеләр киләсе  ел  уңышына нигез булачак  сыйфатлы чәчүлек орлыкны да әзерләп куйганнар. Симәнәне һәм  ашламаны  кырга “КамАЗ”ларда Радик Шәрипов, Ленар Баһманов, Айнур Нәбиуллин чыгарды. Рафил Фәрхуллин белән Рәмзил Мөхәммәтшин  «Flexi-coil» чә­чү комплексы тагылган RSM-2375 тракторында көзге арыш чәчүне төгәлләделәр инде. Хәзер  уҗым тишелсенгә тансыклаган яңгырлар кирәк.

  Бүлекчәдә ашлыгы җыйналган мәйданнардан салам чыга­ру­га да күп техника җәлеп ителгән. Борчак басуында рулонланган саламны Хәмит Габдрахманов “КУН-10”  белән Алмаз Әхмәдуллин, Ринат Вәлиев, Рөстәм Усманов тракторлары  арбасына төяп,  фермада Алмазның бертуганы Айнур бушатып тора.

   “Арыш саламын   көнгә 900 рулон да  төягән булды. Өйләдән соң техника арта, бер арбага 20шәр сыя, тутырып кына өлгер”,– ди Хәмит Габдерахманов. Арыш кырында Илдар Вәлиев белән Данил Исмәгыйлов “ПРФ-180”җыйгычында  пресслаган 4 центнерлы зур рулоннар тагын да күбрәк. Механизаторлар  бу эш бетүгә, тракторларына икенче агрегат тагачаклар. Ел әйләнә шулай. Куйган хезмәтләре өчен тиешле түләү шартлары расланган һәм ул үтәләчәк. Хезмәте барның,  хөрмәте бар, диләр бит. Ринат Вәлиев 2019 елда район кыр батыры булгач, бик тә  мөһим мәсьәләсе хәл ителгәнен әле дә  хезмәт кешесе турында  кайгырту  мисалы итеп  сөйли. Бүләкләү тантанасында район башлыгы  Рәис Миңнеханов  аннан: “Нинди проблемаларың бар?”– дип сораган. “Ул  сорады, мин әйттем инде,  өй  искергән, дидем. Шунда  ук телефонына үрелде. Ике  елдан  яңа  йортлы булдык, салып ук бирделәр. Барыбыздан да бигрәк 82 яшьлек әни сөенде”,– дип куанычын  уртаклашты  ул.  Аграр тармакның иң  зур  казанышы –  уңдырышлы  җирләр һәм аның   кебек  механизаторлар бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев