Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Игътибар – балалар!» чарасы башланды

Республикада быел 4 айда 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

 

Районыбызда  балаларның юлларда имгәнүен  профилактикалау өчен 22  майдан 4  июньгә кадәр «Игътибар – балалар!» дип исемләнгән чара башланды. Акция кысаларында ЮХХДИне район бүлекчәсе хезмәткәрләре төрле профилактика чаралары үткәрәчәк. Бу—балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү, балаларны йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтү максатында йөртүчеләрне тикшерү, яктылык кайтаргыч элементларны популярлаштыру, мәктәпләргә hәм савыктыру лагерьларына илтә торган юлларның, юл билгеләренең hәм светофорларның торышын тикшерү h.б. Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне игътибарлы булырга чакыра.

 “Ата-аналар да үз балаларының иминлегенә бик җитди карасыннар иде. Хәвеф чыгарга мөмкин булган урыннарда, шул исәптән юл тирәләрендә аларны караучысыз калдырырга ярамый. Кагыйдәләр нигезендә, 7 яшьтән кечерәк булган балаларны җиңел автомобильләрдә hәм йөк машинасы кабинасында баланың авырлыгына hәм буена туры килә торган махсус җайланмалар файдаланып кына йөртү зарур. Шул ук вакытта 7 яшьтән узган балаларны да транспортта махсус җайланмаларда йөртергә киңәш ителә. Каникул көннәрендә хезмәткәрләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтмәүче балаларны ачыклау буенча рейдлар оештыралар. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән балалар турында  мәгълүмат алга таба профилактика эше алып  бару  өчен алар белем  алган  мәктәпләргә җибәреләчәк”,– ди ЮХИДИнең район бүлекчәсе начальнигы Марат Гаязов.

Исегезгә төшерәбез, республикада быел 4 айда 16 яшькә кадәрге  балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аварияләрдә 5 баланың гомере өзелгән, 100 бала зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев