Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Игътибар: яңа бәйге (һөнәри династияләр турында сөйлибез)

Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Татарстанда Хәрби батырлык һәм Хезмәт фидакарьлеге елы уңаеннан Саба районы ЗАГС бүлеге “Саба таңнары” газетасы редакциясе белән берлектә һөнәри династияләргә багышланган конкурс игълан итә. Һөнәри династияне билгели торган шартлар (Нәбиевларның укытучылар династиясе турындагы язма үрнәгендәгечә): династия составы бер үк һөнәри хезмәт эшчәнлеге белән шөгыльләнүче өч һәм аннан да күбрәк буынны үз эченә алырга тиеш. Һөнәри хезмәт эшчәнлегенең гомуми стажын күрсәтү кирәк (белгән очракта). Язмаларны түбәндәге электрон адрес буенча җибәрергә кирәк: sabatannar@rambler.ru.

 

Районның укытучылар династиясе турында  сәхифәбезне дәвам итәбез. Бүген сүз Эзмә  авылында яшәүче Нәбиевлар гаиләсе турында барачак.

  Мөгаллимнәр күп булса да, берсеннән-берсе затлырак ул-кызлар үстереп, аларга югары белем биргән, үзләре атлаган сукмакка хәерле юл теләп озатып калган, оныклары да әби-бабасының эшен дәвам иткән укытучылар династиясе  сирәк.

 Муллагали  Шаһвәли  улы

    Нәбиевларның мөгаллимлек династиясе Балтач районының Нормабаш  егете Муллагали Шаһвәли улыннан башлана. Әтисе – тимерчее,  әни Мәрьям  агач  цехларында  эшләгән.  Биш бала  үскәннәр. Муллагали Борбаш  мәктәбендә  укыганда  төгәл  фәннәрдән  судагы балык  шикелле   йөзә. Мәсьәләләрне иң беренче  чишә дә, укытучысы белән  шахмат  уйный. Шуңа  да сыйныфташ  кызлары аңа,  математикадан  син генә  безне надан   калдырдың, дип еш әйтәләр. Укуын дәвам итәр вакыты җиткәч, егет педагогия институтының  физика  факультетын  сайлый. Дипломлы белгечне юллама белән Саба районына, Мичән мәктәбенә җибәрәләр. Әмма күңеле туган  ягына тарта. “Зинһар, бер елга булса да кал  инде”,– ди аңа роно җитәкчесе  Хәйдәр Хисанов. Эшли  егет, хуҗалык җитәкчеләре белән дә дуслашып  өлгерә. Коммунистлар санын арттыру планын да үтәргә  кирәк бит – яшь  укытучыны тиз  арада партия сафына алалар. Шул  партбилет аның Балтачка  кайту юлына киртә куя да инде. Икенче  уку  елы якынлашып  килгәндә район  җитәкчеләре Муллагалине терәүле  Эзмә  мәктәбенә алып  киләләр. Эшнең нидә икәнлеген  аңлаган укытучы директор булырга  аяк терәп каршы килә. Бер атна тарткалашканнан  соң, аны беренче  секретарь кабинетына кертеп җибәрәләр. “Ярар,– ди Әләметдин Камалов.– Эшләмәссең. Партбилетыңны калдыр да, хәерле юл”. Партиядән чыгарылган очракта ул чорда эт көтүе дә бирмәячәкләрен яхшы белгән директорлыкка кандидатка язмышы белән  килешүдән башка  чара   калмый.

    1978 елның 16  августында җитәкче  вазифасына күчү боерыгы  алган Нәбиевка башкарма комитетта  мәктәп  салу бурычын   йөклиләр. Муллагали  Шаһвәли  улы яңа бинаны төзү тарихын озын  кыйсса итеп  сөйләде. Ә кыска итеп әйткәндә, Муллагали Нәбиев җитәкчелегендә,  авыл халкы булышлыгында төзелгән типовой мәктәп хәзер дә Эзмә, Шекше, Курсабаш авыл җирлекләреннән  килеп  укучылар өчен ныклы   белем  учагы.

 Укыту  методикасы. Теориягә  караганда өстенлекне  практик эшләргә   бирә. Физика  кабинеты югары  сыйныфларда  практикум дәресләр  өчен барлык җиһаз-приборлар белән тәэмин ителгән була. “Безнең  мәктәптә генә лаборатор эшләргә, төрле  тәҗрибәләр ясарга зур игътибар  бирелде. Төгәл  фән шулай  истә дә яхшырак кала”,– ди гомере буе  физика  укыткан ветеран. Чыннан да, шулайдыр. Җитмешенче  елларда  Шәмәрдәндә мәктәбендә урта белем  алганда без, мәсәлән, физика кабинеты приборын кулга тотып та карамадык. Нәбиев мәктәбен  узучылардан, безгә, физикадан  Гали  абый  укытканга  гына, институтта белем  алу  җиңел бирелде, диючеләрне әле дә ишетергә була.

   Факыя   Нәбиева (Гарифуллина)

  Иренең югары белем  алуында Факыя Әнәс  кызының да ихтыяр  көче  керә. “Без Муллагали белән балачактан бергә. Нормабаштан Борбашка 7  чакрым җәяү барып  укыганда ул һәрвакыт минем сумканы ала иде. Шушы егеткә ияртеп, мине Казанга укырга  керергә озаттылар. Физиканы яратмагач, институтка бармадым, гаризамны төзелеш техникумына бирдем. Башкортстанның Мәләвез шәһәренә  юллама   алгач, Муллагали бик борчылды инде минем  өчен. Китәсең дә  каласын, миңа  булмыйсын, дип  көенде. Шулай итеп, мин техникум тәмамлаган елны ук өйләнештек. Әле ул укып та бетермәгән иде. Яшь гаилә, акча җитми. Муллагали читтән торып  укуга  күчәм,  заводка  эшкә  керәм, дия башлады. Юк, мин әйтәм,  укып бетерәсең. Тәки  сүземдә тордым. Диплом алгач, костюм  якасына тагыла торган  ромбны  шампан шәрабенә салды да,  бу дипломның яртысы синеке, диде. Ә минем хыялда  калган укытучы булу теләгемне балаларым  тормышка ашырды”,– ди Факыя ханым.

  Хәер, ул үзе дә балалар  арасында күп кайнашкан хезмәткәр. Ул озак еллар “Игенче” хуҗалыгында   баш  бухгалтер эшен башкарды,  аннары мәктәпкә   китапханәче булып  күчте. Ун  ел укучыларга өстәмә белем бирү турында  кайгыртты,  китапка  мәхәббәт тәрбияләде.

Кызлары Гүзәл Хәйруллина

   Эш урыны – Казанның Г. Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясе.  Директор  урынбасары. Беренче укытучысы – Гөлнур Мөбарәкшина. Рус теленнән белем  биргән Венера Әсәтовага  сыйныфлары белән гашыйк булалар. Арча педучилищесына барырга да Гүзәлгә Венера апасы тәкъдим итте. Кечерәк вакытта укытучы түгел, Венера апа булам, дип хыяллана ул. “Без укыганда мәктәпнең педагогик  составы бик көчле иде. Әти туплаган коллектив! Әти турында гел яхшы сүз генә әйтә алам. Безне бик яратып үстерделәр әни белән. Тыштан кырыс, каты өрәкле күренсә дә, күңеле чиста аның. Артык гадел, ялганны, хәйләне бер дә сөйми, туры сүзле. Һәм шул туры сүзне кешене рәнҗетмичә әйтә белә. Әтидән миңа эш сөючәнлек, гаделлек ярату, беркем ярдәменә өметләнмичә, авырлыкларны үзем җиңеп чыга ала торган характер күчкән. Тышкы кыяфәтем дә, холкым да әтигә охшаган, мин – әти кызы”,– ди  Гүзәл.

   Казанга күченеп, эшкә урнашкан елны аңа татар сыйныфы җыярга кушалар. Теләүчеләр  күп булмый. Менә шул  вакытта  әтисенең укучысы булыша. Татарча сыйныфка  бала саны җитмәгәнен белгә Мичән кешесе үзе эшләгән заводта тәэсирле реклама ясый! Ул елны Гүзәл Муллагали  татар сыйныфын 27 бала белән ача! “Гимназиябез Казан уртасында гөрләп татарча эшли: бөтен чаралар, педсоветлар татарча. Катнаш гаилә балалары, рус гаиләсе балалары да укый. Сездә тәртип яхшы, гаилә атмосферасы, зинһар, баламны алыгыз инде, дип килүчеләр күп. Кирәк булгач, өйрәнәләр татарча. Татарча спектакльләр куябыз, татар театрларында еш булабыз. Мин татарча белмим, миңа кирәкми дигән кеше юк. Безгә килгән икән, димәк, кирәк”, – ди татар җанлы  укытучы.

 Кызлары Гөлназ Галиева

    Үскәч кем буласы, нинди  һөнәр  сайлыйсы турында уйланып  утырмый ул. Үзенең укытучы буласын кечкенәдән белә. Мөгаллимлек орлыклары  гаиләдә салынган була.  Әтисенең өйдә үз кабинеты-, китапханәсендә ничек эшләгәнен, нинди катлаулы хезмәт башкарганнын күреп үсәләр. Өлгергәнлек  аттестаты  алгач, педагогия институтының математика һәм информатика факультетына укырга керә. Эзмә мәктәбендә 20 ел математика укытучысы, 16 ел директорның укыту эшләре буенча урынбасары булып эшли. Хәзерге  вакытта район мәгариф идарәсе методисты.  Педагогика  фәннәре  кандидаты. “Дөньяда намуслы кешеләр бик күп. Ләкин әти кебек чиста, намуслы җанны үз күзләрем белән күргәнем юк, дисәм, ялган булмастыр. Бер эшен дә  намусына каршы килеп  башкармады. Безне дә шуңа өйрәтте.  Гаиләдә без әтине бик хөрмәт итеп үстек.  Аның нәрсә әйтергә теләгәнен күз карашыннан аңлый идек. Әти эштән кайтмыйча, без кичке ашны да ашамадык”,– дип искә ала  Гөлназ Галиева әти-әнисе  белән бергә  яшәгән  елларын. Методист эшенә мәктәптә ныклы тәҗрибә туплап, үземне остаз була алырлык дәрәҗәдә булуын белгәч кенә  алына. Әтисеннән күчкән сыйфатлары –җаваплылык хисе, үзеңә тапшырылган эшне чын күңелдән,  яратып башкару. 

Оныклары

   Әдилә Галиева, университет тәмамлагач, Саба урта мәктәбендә химия фәненнән белем бирә. “Оныгымның әнисе һәм бабасы сайлавына бик сөенәм.  Кечкенәрәк вакытында, мин балалар бакчасында тәрбиячелеккө укыйм, дип әйтә иде. Бабасы  белем биргән  фән керә башлагач, физика укытучысы булам диде.  Аннары  химия фәнен  яратып өйрәнде. Укытучысы Гөлфия Мансуровна ныклы белем бирде. Һәм ике дә уйламыйча химия укытучысы булды”, –ди Факыя Нәбиева оныгы турында. 

Килен-кияүләр

  Спорт остасы Азат Галиев Эзмә мәктәбендә 22 ел физкультура укыта, 2002-2011 елларда директор вазыйфасын да башкарды.  Зөлфия Тәхаветдин  кызы  башлангыч сыйныфларга белем бирә.  Нәбиевларның  уллары Данис та индустриаль-педагогия көллиятен тәмамлап, башка хезмәт дәресләре  укыткан. Хәзер төзелеш тармагында эшли. “Данис белән  Зөлфия башка чыгарга  йорт нигезе салып  куйсалар  да, кире  уйладылар, бергә  яшәп калдык. Моңа барыбыз да шатланды”,– ди Факыя апа. Инде Нәбиевлар  йортында ике онык  үсеп  килә.

Фәнил Мәүлет әзерләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев