Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Игътибар – каршы полоса!”

Татарстанда, шул исәптән Саба районында 6 марттан «Каршы полоса» («Встречная полоса») оператив-профилактика чарасы башланды.

 

Татарстанда, шул исәптән Саба районында 6 марттан «Каршы полоса» («Встречная полоса») оператив-профилактика чарасы башланды.  

  Агымдагы  елда  республикада юлның каршы як полосасына чыгу нәтиҗәсендә 60 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 29 кешенең гомере өзелгән, 98 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган. Тоташ сызыкны  кискән өчен штрафның күләме 5 мең сум тәшкил итә яисә 6 айга  кадәр машина  йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Тикшерүләр  барышында юл хәрәкәте  кагыйдәләрен үтәмәүчеләр ачыклауга игътибар артачак. Чара тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау  максатында 15 мартка   кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев