“Игътибар: балалар!” акциясе
Район яңалыклары

“Игътибар: балалар!” акциясе

Яңа уку елы башланыр алдыннан бала­ларның юлларда, транспорт чараларында имгәнүләрен кисәтү, ял итү урыннарына бару-кайту вакытларында иминлеген тәэмин итү максатында республикада 26 августтан 8 сентябрьгә кадәр “Игътибар: балалар!” профилактика чарасы игълан ителде.

Әлеге чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре мәгариф бүлекләре һәм башка органнар белән берлектә нәтиҗәле профилактика эше алып барылачак. Яңа уку елының беренче ункөнлегендә ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаганнар белән эшләү инспекторлары белән берлектә укучылар белән әңгәмәләр үткәрәчәкләр.

Фото: pixabay.com


Нет комментариев