Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җиһанша, Бүре нәселләре, Салих оныклары нәсел агачын барлады

Шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы

 

Бүген Шәмәрдән мәдәният  йортында   Татарстан архив эше буенча дәүләт комитеты үз канаты  астына  алган  «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» исемле республика шәҗәрә фестиваленең муниципаль этабы булды. Бик тә мөһим чараның  быелгысы Россиядә игълан ителгән Гаилә елы кысаларында үткәрелә. Шәҗәрә графикада нәсел агачы шәкелендә гәүдәләндерелә. Моның  өчен кимендә җиде буынны белү фарыз. Районда шушы игелекле эшкә алынучылар байтак. Үзләренең буын чылбырын булдырырга омтылучылар саны арта бара. Быел фестивальдә районның өч мөхтәрәм гаиләсе – Олы Шыңардан Җиһанша нәселе, Курсабаштан Мөбарәкшиннар гаиләсе (Бүре нәселе), Эзмә-Өтернәстән Салих оныклары катнашты. Бәйге фойедан ук башланды. Конкурсантлар иң элек үзләре күңел җылысын салып яратып әзерләгән милли аш-суларын, концерт номерлары белән, милли киемнәрдә нәсел шәҗәрәләрен тәкъдим иттеләр. Мәдәният йортының фойесында тезелеп киткән өстәлләрдә ата-бабаларыбызның һөнәрчелеге турында  сөйләүче эш  кораллары, кул эшләре, элекке тормыш-көнкүреш җиһазлары,  берсеннән-берсе үзенчәлекле милли ризыклар урын алган иде. Буыннар ныклыгын күрсәтеп торучы шәҗәрә агачлары тармаклары һәр йортта ишле балалар үскәнлеген дәлилләде. Бәйгенең тагын бер шарты үтәлеп, кадерле һәм истәлекле ядкәрләр турындагы материаллар, альбомнар булдырылган. Фестивальдә катнашучыларның күргәзмәсенә һәм чыгышына Казан дәүләт мәдәният институтының югары сәнгать мәктәбе факультеты доценты Владислов Белов, музыкаль сәнгать факультеты вәкиле Сөмбел Фәрхуллина, халык мәдәнияте факультеты  укытучысы Ильяр Якупов  лаеклы бәя бирде. Аннары күңелле тамаша  сәхнәгә күчте.

 “Инде  алтынчы  республикабыз гаиләләре арасында «Без тарихта эзлебез»  шәҗәрәләр фестивале үткәрелә. Бу  чара үз тарихын, традицияләрен, гореф-гадәтләрен   саклап  калырга теләгән гаиләләрне  үзенә  җыя, гореф-гадәтләр белән  якыннан таныштыра. Гаилә белән бәйле йорт учагы җылылыгы, ямь, игелек, олыга-кечегә мәхәббәт алгы планга  күчә. Районыгызга шундый искиткеч династияләр яшәве һәм башкаларга  үрнәк   күрсәтүләре белән без горурланабыз”,– диде архив эше буенча дәүләт комитетының  архив документларын һәм  халыкара элемтәләрне файдалану  бүлеге өлкән белгече  Айсылу Галиева.

  Бәйгедә Салих оныклары – Җиһаншиннар-Саматовлар гаиләсе фестивальнең район этабы җиңүчесе булды һәм зона турында катнашу хокукын алды. Алар сәхнәдәге  бай эчтәлекле чыгышлары, теманы тулы  ачып бирүләре белән  алдырдылар. Җиһанша нәселе – 2нче, Мөбарәкшиннар – 3нче урында. Аларга Владислов Белов рәхмәт белдерде, барысына дипломнар һәм акчалата сертификатлар (1нче  урынга –50, 2нчегә –40, 3нчегә –30 мең  сум) тапшырды.

 “Беркем дә бүләксез  калмады. Күпме туганнарыгызны аралаштыра, үзегезнең буыннарны  барлый  алдыгыз. Сез бик бәхетле.  Гел шулай  бердәм булып  яшәргә  язсын. Зона турында да сынатмыйк. Беренче  урынны әле беркемгә дә бирергә теләмибез. Уңышлар  сезгә”,– диде  район мәдәният бүлеге  начальнигы Рөстәм  Заһидуллин йомгаклау   сүзендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев