Ике арадагы мәхәббәт ике арада гына калырга тиештер
Гашыйклар көне райондашларыбыз тормышында нинди роль уйный? Шулар хакында сораштыру үткәрдек.
Мәхәббәт – дөньядагы иң изге, иң кайнар хисләрнең берсе. Һәр йөрәк аны үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә, үзенчә кичерә. Галимнәр, философлар, язучы-шагыйрьләр мәхәббәтнең нәрсә икәнлегенә гасырлар буе җавап эзлиләр, әмма бу көнгә кадәр аңа төгәл аңлатма бирә алучы кеше юк. Әмма шунысы билгеле: мәхәббәтсез тормыш булмый. Юкка гына «Мәхәббәтсез яшәп булмый, картайган көндә дә», дип җырламыйлар. Календарьда кышның матур бер көне 14 февраль – Гашыйклар көне буларак билгеләнгән. Әлеге бәйрәм райондашларыбыз тормышында нинди роль уйный? Мәхәббәтнең яше буламы? Шулар хакында сораштыру үткәрдек.
Фаил Шәфигуллин, Сатыш авылы:
Гашыйклар көне тормышыбызда шулкадәр зур роль уйный дип әйтә алмыйм. Әмма шул ук вакытта бу көнгә битараф та түгелбез. Мәхәббәтеңне гашыйклар көнендә генә түгел, һәрвакыт яңартып тору кирәк дип саныйм. Минемчә, мәхәббәт ул – бер-береңне аңлап, матур итеп яшәү. Тормыш иптәшем Гөлсинә белән алты ел парлы сукмактан атлыйбыз. Зилә исемле кыз, Зәмир исемле ул үстерәбез. Һәркемгә дә олы мәхәббәт, парлы гаилә бәхете телим.
Фаяз Садыйков, Олы Шыңар авылы:
Гашыйклар көне бер яшь кешене дә битараф калдырмыйдыр, минемчә. Шәхсән минем өчен бу көн бик зур вакыйга түгел, кебек. Быел минем тормышымда тагын да сөенечлерәк вакыйга көтелә: сөйгәнемә тәкъдим ясадым, ул "әйе!" дип җавап бирде. Сөйгәнем Ания белән 4 ел бер-беребезгә мәхәббәт хисләребезне саклап дус булып йөрдек. Мәхәббәт ул кешенең күңелендә, йөрәгендә яши, рухландыра, яшәргә көч бирә.
Илмира Гыймаева, Байлар Сабасы:
Гашыйклар көне минем өчен гадәти көн. Шагыйрәләрне хыялый, бу җир кешесе түгел, диләр. Мин әлеге фикер белән бөтенләй үк килешеп бетәм дип әйтмәс идем. Ирем Илһам белән гаилә корып яши башлавыбызга утыз ел булды. Бер-беребезгә “яратам, синнән башка яши алмыйм” дигән сүзләрне әйтмәдек дип беләм (елмая). Бәлки әйтелгәндер дә. Ярату булмаса тормышыбыз бүгенге кебек булмас иде. Балаларыбыз сөбханалла. Оныклар үсеп килә. Һәрбер кирпеч-измәне бергә күтәреп йорт салып чыктык. Ул мине аңлый. Миңа ышана. Зур-зур чәчәк букетлары бүләк итү, кочаклашып фотога төшеп интернетка кую гына мәхәббәт була алмыйдыр, минемчә. Ике арадагы мәхәббәт ике арада гына калырга тиештер. Сер булып. Хөрмәт булып.
Гөлнара Дәүләтова, Сатыш авылы:
Мин Сатыш авылына Аксубай районы Яңа Үзи авылыннан килен булып килдем. Быел ирем Фидаил белән кавышып яши башлаганыбызга август аенда 30 ел була. 1994 елның июль аенда туганнан туганымның туенда танышкан идек. Булачак ирем миңа конфет атты, мин елмаеп куйдым. Мәхәббәт шулай башланды. Мәхәббәтнең чиге юктыр дип уйлыйм. Ярату гомер буе барырга тиештер, аның төсе төрле яшьтә төрлечә буладыр дип күзаллыйм. Баштарак яшьләрчә ярату, аннары гаилә булып, балалар тугач, ул икенче төсмер ала. Олы яшьтә бер-береңне хөрмәт итүгә күчәдер. Гашыйклар көне тормышыбызда артык зур роль уйнамый. Әмма ирем бәйрәм уңаеннан нинди дә булса бүләк ясамый калмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев