Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Ике Басу Арташ авылы хатын-кызлары яу кырындагы егетләребезгә оекбашлар бәйлиләр

«Изгелектә ярышыгыз!» (хәдис)

Ике басу Арташ авылы мәдәният йортында хатын-кызлар җыелышып махсус хәрби операциядәге  райондашларыбыз өчен оекбашлар бәйли башлаганнар. Мәдәният йорты директоры Райлә ханым Мөхәммәтҗановадан әлеге эш барышы белән кызыксындык.


  “Мондый хәйрия чаралары хәзер күп авылларда оештырыла инде. Илдәге бу вәзгыятькә берничек тә битараф кала алмыйбыз. Барыбыз да әниләр, дәү әниләр. Яудагы егетләребез һәркайсы да үзебезнекеләр кебек. Ничек тә ярдәм итәсе, шушы җылы оекбашлар аша булса да, туган як, туган нигез җылысын җиткерәсе килә балакайларга. Иске Икшермәдә яшәүче авылдашыбыз Гөлшатның улы Илмир Шакиров бүгенге көндә СВОда.Шулай ук Гөлгенә Фәлахованың Тенекидә яшәүче  бертуган апасының улы Сирин дә  ДНРда хезмәттә. Без беренче чиратта шул егетләргә һәм аларның отрядларында булган иптәшләренә атап бәйләргә булдык оекбашларны. Безнең телефоннарда  авыл төркемнәре бар бит инде. Бу фикеребезне күпләр күтәреп алды. Авылдашыбыз – озак еллар фельдшер булып эшләгән Рузилә Сәлахиева  тиз арада җепләргә заказ бирде. Сәүдәгәрләр Ирек белән Фәридә Гаяновлар бик йомшак сарык йоны алып кайтып бирделәр. Фермерлар Илһамия белән Наил Гаяновлар шулай ук иганәчелек ярдәме күрсәттеләр. Беренче көнне клубка 6 кеше килде, икенче көнне 11 булдык. Тагын 11 хатын-кыз җепләрне өйдә бәйлибез дип алып киттеләр. Бүгенге көндә 22 пар оекбаш бәйләнде.Суык дип тә тормыйлар, киләләр кызлар-апалар. Бу эшкә Олы Арташлылар да теләп кушылдылар.
 Бәйләү эшенә беренчеләрдән булып  Салахиева Рузилә, Фаляхова Гөлгенә, Сахабиева Нүрия, Фархиева Гөлнур, Галиева Илфия, Заһидуллина Әнисә, Сабирова Рәмзия, Әгъләмҗанованова Сүрия, Газизова Софья, Кәримова Гәүһәрия,Рәхматуллина Махрый, яшьләрдән Хабибрахманова Алия кушылды. Булышучыларга рәхмәттән башка сүз юк. Носкиларны бәйләп бетергәч, окоп шәмнәре ясарга ниятлибез. Һәрберебездә бер генә теләк: илләр тынычлансын да, газизләребез туган якларына сау сәламәт булып әйләнеп кайтсыннар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев