Ике коллектив бер, бурычлар уртак, нәтиҗәләр куанычлы булганда
«Авыл- ил тоткасы» рубрикасы «Саба» җәмгыятенең «САтыш» бүлекчәсе һәм «Кибәче» бригадасына багышлана
Хөкүмәт бабай яшәртте
Төбәк сөтчелек комплексында ике сменада ун сыер савучы эшли. Без Рауза Ибәтова, Гөлсинә Фазылова, Фидания Вәлиева һәм Шөһрәт Мирзаев сменасына туры килдек. Вазифаларын үтәп, “Делаваль” чокырыннан күтәрелеп килешләре иде. “Иртәнге сәгать 4тә килгән идек. Ун минуттан аппаратны куштылар. Беренче сменада 680 сыер саудык. “Делаваль”гә берьюлы 32 сыер керә. Савылганнары чыга, яңалары керә тора. Сәгать 10да эш бетте. Дүртебезгә үткәргечләрдән 7 тоннадан артык сөт узды. Икенче сменада меңнән артык сыер җилененә аппарат киертәбез. Көн саен шулай. Белгечләр яныбызда. Яңа җитәкчебез бик итагатьле, олыларны олы итә белә”, – диде фермада 34 ел эшләүче Рауза Ибәтова.
Барысын да мул продукция шатландыра. Әнә 656 санлы сыерлары 63 литр 700 грамм сөт биргән. Рекорд дияргә дә була. Әлбәттә, 50шәр литрлы продуктлылары байтак. Һәр сыерны таныйлар, холыкларын, кәефләрен беләләр. “Көйләреннән генә торасы инде. Түләү сөт күләменә бәйле бит. Хезмәт хакларыбыз начар түгел һәм вакытында бирелә. Хәзер түләүләргә дә кәшүлекне шактый бушатырга кирәк. Зарплатаны айныкын айга алып баргач, акчага интеккән юк, Аллаһка шөкер. Шушы мул сөт бирүче сыерларыбыз исән-сау булсын да, безне лаеклы ялга чыгарсыннар иде. Әле эшлисе дә, эшлисе. Хөкүмәт бабай яшәртте бит, пенсия яшен арттырды”, – диләр савымчылар. Сменадашлары Рауза Ибәтованы “олы апай” дисәләр дә, Гөлсинә Фазылованың да ферманың үз кешесенә әверелгәненә 30 елдан арткан. 2017 елда “Районның иң алдынгы сыер савучысы” исемен алды, республика турында катнашып Дипломга лаек булды. Фидания Вәлиева да комплекска 2019 елда гына килсә дә, аңарчы Олы Мишә, Баландыш, Иске Җөри фермаларында тәҗрибә туплаган. “Мин үзем Төбәкнеке бит. Түбән Саурыш егетенә кияүгә чыктым. Илгиз Ибәтов, әйдә, читтә йөрмә, үз авылыңа кайт, дигәч, тыңладым. Бер дә үкенмим. Туган авылым бит. Шушында үскән. Үз ягыңда арганың да беленми, диләр. Вахта машинасы Түбән Саурыштан вакытында килеп ала, кайтарып куя. Бердәм, тату эшләсәң, кыенлыгы сизелми”, – ди ул.
Аларның сменасы 2023 елда һәр сыердан уртача 8833 килограмм сөт сауган. Комплекс буенча тулаем алганда 57 мең центнердан арткан. Апрель башында сыерларның продуктлылыгы уртача 28,4 литр тәшкил итә.
“Рәхмәт ишеткәч, күңелле”
Терлекчеләр торакка салам кертүче механизатор Хәмит Габдерахмановның эшеннән дә канәгатьлек белдерделәр. Бик ипле, төгәл кеше ул, нинди задание бирелә – барысын да карусыз башкара. “Кулда зоотехник биргән рацион бар. Малларга күпме тиеш, шуңа сыешам. Җитәкчеләр контрольдә тота. Тегермәндә миксерга тозы-башкасы барысы да килолап салына. Шуны 20 минут тирәсе болгатабыз. Компьютер миксерда күпме концентрация барлыгын күрсәтә. Бер сыерга уртача 20 килограмм туры килә. Сатышта торакларга 16-17 миксерга якын азык керә. Сыйфаты сыер савучыга да, бозау караучыга да ошарга тиеш. Түләү артымнан, продукция күләменнән бит. Мамалайга да мал азыгын миксер белән алып төшәм. Үзләре рәхмәт әйткәч, күңелле инде”, – ди 45 ел стажлы тракторчы. Хәмит Габдерахманов шушы чорда дүрт-биш техника туздырган. “Т-40”тан башлап, хәзер “МТЗ-82” белән эшли. Язгы кыр эшләре башлангач, ашлама да чыгара, җәй-көз салам өя. Үзе әйтмешли, булсын дип хезмәт итә.
Уртак максат берләштерә
Җаваплылыгы чикләнгән “Саба” җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсенә 2007 елдан “Кибәче” бригадасы да кертелә. Нәтиҗәдә эреләндерелгән хуҗалык барлыкка килә. Гомумиләштереп алганда, сөрү җирләре 7260 гектар тәшкил итә. Барысы 3935 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Бүлекчәне 2022 елның апреленнән Раил Шәймәрданов җитәкли. Ике бригадада 242 кеше эшли. Былтыр “Сатыш”та – 186093 мең, “Кибәче”дә 202149 мең сумлык продукция җитештерелде.
Игенче-механизаторларыбызны, терлекчеләрне, гомумән, хуҗалык эшчәннәрен бер уртак максат берләштерә – җитештерүчән хезмәт. Йөкләнгән вазифаны күңел биреп башкару, булсынга дип җиң сызгану, – дип сөйли Раил Рәфыйк улы. – Шулай фикер йөрткәндә һәм аны эш-гамәл белән раслаганда уңышка ирешеп була. Инде терлекчелектәге узган елгы күрсәткечләргә килгәндә, сөт җитештерүне 103 процент үсеш белән тәмамлый алдык. Хуҗалык буенча тулай савым 10521 тонна тәшкил итте. Сатыш бүлекчәсендә сыерларның продуктлылыгы –7754, Кибәче бригадасында 8503 килограммга җитте. Яңа хисап елында да уңышлы гына старт алынды. Әйтик, Кибәче бригадасында савым I кварталда былтыргының шушы чорына карата 8 процентка артты.
Ит җитештерү Сатыш бүлекчәсендә бераз аксап китте: 2023 елны үсеш белән тәмамлый алмадык. Моның объектив сәбәпләре билгеле һәм чаралар күрелә. Беренче кварталда Сатыш бүлекчәсендә 784 центнер, ягъни 27 процентка күбрәк ит җитештерелде. Димәк, үзгәреш бар.
Хуҗалыкның төп акча кереме терлекчелек икәнен һәр эшче һәм белгечләр яхшы белә. Хезмәт җитештерүчәнлекләре начар димәс идем. Былтыр Кибәче бригадасында терлекчелек тармагында бер эшчегә 2732 меңлек, ягъни чагыштыру чорына карата 319 мең сумга күбрәк продукция җитештерелүе шул хакта сөйли. Сатыш бүлекчәсендә үсеш 103 процент. Ике коллективта да бер-берләрен аңлап куелган бурычларын үтәүләре эш нәтиҗәләрендә чагылыш табачак.
Игенчелек тармагына тукталсак, ел елга охшап килмәсә дә, былтыргы сезонда начар эшләнде димәс идем. Кырлардан барысы 7676,3 тонна ашлык кайтты. Сатыш бүлекчәсендә гектар чыгышы 31,3, Кибәчедә 34,7 центнер тәшкил итте. Игеннәрне үстерүгә, җыйнап алуга тотылган чыгымнар 2023 елдагыга караганда бераз кимеде. Үзенчәлекле табигать шартларында һава торышына яраклашып, технологияләрне дөрес итеп башкару зарурлыгы сезон саен үзен ныграк сиздерә. Болар – иртә яздан дым каплату, көздән чәчкән уҗымнарның сыйфатына карап тиешле күләмдә минераль ашлама куллану, сабанда югары репродукцияле, безнең зонага туры килгән симәнәләрне химикатлар белән эшкәртеп әзерләү һәм кыска срокларда дөрес технология белән туфракка кертеп, тигез тишелеш алу. Агрохимик чараларны вакытында төгәл үтәгәндә генә югары уңышка өметләнә алабыз. Игенчелек продукциясе терлекчелеккә эшли. Башкарылган эш, барлык төр әзерләнгән азык терлекчелек аша хуҗалыкка акчалата әйләнеп кайта. Аларның сыйфаты сөт-ит җитештерүгә зур йогынты ясый. Югары протеинлы сыйфатлы азык әзерли алмыйбыз икән, күпмедер читтән сатып алырга туры киләчәк. Моңа юл куярга ярамый. Чөнки өстәмә чыгымнар продукциянең үзкыйммәтендә тискәре чагылачак.
Хәзер игенчеләребез, елдагыча, апрель аеннан башланачак сынау алдында тора. Ике бүлекчәдә дә барлык агрегатлар төзекләндергән, ашламалар туплана. Шушы көннәрдә үткәреләчәк техник карауга әзерлек бара. Ремонтлыйсы тракторлар күп калмады, механизаторларыбыз тәҗрибәле. Үзебезнең булган техника, кадрлар белән язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыгарбыз дип өметләнеп калам”.
Апалы-сеңелле
Терлекчелек – ел, тәүлек буе өзеклексез эшләүче, бик зур җаваплылык, хезмәт көче сорый торган катлаулы механизм. Бер звеносы аксый икән, бөтен тармакка кырын суга. Барысы да сәламәт бозаудан башлана. Ул потенциаль сөт тә, ит тә. Үрчем булмаса, берсе дә юк. Былтыр “Сатыш” бүлекчәсендә (“Кибәче” бригадасын да кертеп) 1333, быел I кварталда 336 бозау алганнар. Аларны тәрбияләү көн узсынга түгел, ә булсынга йөрүче уңганнарга йөкләнгән. Чөнки җаваплылыгы зур, таләпләр югары. Сатыш фермасында яңа туган бозауларны апалы-сеңелле Рушания Исмәгыйлова белән Рәмзия Гарипова кабул итеп ала. Берсен дә өйрәтәсе юк. Тәүге көннәре генә түгел. Әйтик, Рушаниянең стажы 36 ел. Башта чирек гасыр сыерлар сауган. Хәзер аларның бәләкәчләре янында мәш килә. Сеңлесе белән иртән 4тә ферма килеп, 225 баш бозау тәрбиялиләр. Бу сан үзгәреп тора, әмма тәүлеклек артымны 925 граммнан киметмиләр. “Яңа туган бозау асралган читлекләр бик чиста булырга, сөт эчергечләр һәрдаим дезинфекцияләнергә тиеш. Бозауларны беренче көннән дөрес һәм тиешле күләмдә ашатабыз һәм аларны күп сөт бирүче сыер итеп күрәбез. Сөтне 75 көнгә кадәр эчертәбез. Такси белән үзебез ташыйбыз. Аннары коры сөткә күчәбез. Ике-алты айлык вакытта интенсив үсмәгән бозау мул продукция бирүче сыер була алмый”, – диләр терлекчеләр. Бәләкәчләрнең аслары ялт итеп тора, түшәлгән саламны 2-3 көннән алыштыралар. Тагаракларда концентратлар белән баетылган катнаш азык коры һәм сыйфатлы, селәгәй белән юешләнеп оешмаган. Сәламәт бозау үстерүдә әнә шулай һәр нәрсә мөһим. “Хезмәт хакын кулга 30 мең сумнан ким алган юк. Акчага интекмибез. Тормышлар әйбәт, җитәкчеләребез яхшы. Ирем Илгиз һәм улым Илфат әллә кая түгелләр, атлар карыйлар. Кыскасы, бездә семейный подряд. Форсаттан файдаланып, апаемның юбилее белән дә тәбрик итим әле. Иртәгә аңа 55 яшь тула. Балалар, оныклар игелеге күрсен”, – ди Рәмзия Гарипова.
Бозау караучылар турында ферма мөдире Радик Габдерахманов та уңай фикердә. “Яшь малларны сабый бала урынына күреп тәрбиялиләр. Эшкә хилафлык китергәннәре юк”, – диде ул бертуганнарны мактап.
Ике ”ДТ”лы Ринат
Авыл хуҗалыгына яңа технологияләр үтеп керсә дә, чирәм җирләрне күтәргән легендар “ДТ” тракторлары әле тарихта калырга җыенмый. Хуҗалык саен очратырга була үзләрен. Сатышта Ринат Вәлиев, мәсәлән, 13 ел берьюлы ике “ДТ-75”тә эшли. Берсен бульдозер урынына йөртә, икенчесенә язын чәчкеч агрегаты тага. Универсаль игенче. 2000 елгы техниканы буяп-яңартып гел төзек хәлдә тота. “Аңарчы 22 ел Аккүл-Бигәнәйдән йөреп “Сельхозхимия” берләшмәсендә “Т-150” тракторында эшләдем. Колхозга кайтканга да хәйран. Кул бер ияләнгәч, барысы да бер кебек. Менә техник карауга әзерләнәбез, шәт инде, акт язмаслар. Беренче генә үткән имтихан түгел”, – ди механизатор. Ә сынауның иң җитдие алда. “Сатыш” бүлекчәсендә барысы 1500 гектарда сабан культуралары чәчү бурычы тора. Шуның 30 проценттан артыгын Ринат Вәлиев агрегаты чәчәр дип көтелә. “Ул беркайчан да алдынгылыкны бирми. Унөч елга, ялгышмасам, тугыз тапкыр кыр батыры исемен алды”, – ди агроном Ризат Габдерахманов аның турында. Күрсәткечләре дә шул хакта сөйли. Ул былтыр 221 норма-смена эш башкарган.
Ә 2019 елда Ринат Вәлиев район буенча кыр батыры булып танылды. Тырышлыгы аны яңа йортлы да итте. Хезмәте барның, хөрмәте бар, диләр бит. Сабантуйда бүләкләү тантанасында район башлыгы Рәис Миңнеханов аның тормыш проблемалары белән кызыксынгач, механизаторның торак шартларын яхшырту буенча шунда ук җаваплы затларга тиешле күрсәтмәләр бирә. Хуҗалык хезмәттә шундыйларга таяна.
Азатсыз эш бармый
“Кибәче” бүлекчәсе тракторчысы Азат Гыйльметдинов исә үтә тыйнак кеше булып чыкты. Тораклар арасында гына кайнашкач, аны хезмәте артык күзгә ташланмый торган механизаторлар төркеменә кертергә мөмкин. Әмма алардан башка терлекчелектә эш бармый. Бер генә көн малларга азык кертми кара! Үткәргечләрдән сөт чишмәсе агу тукталачак. Азат Гыйльметдинов мондый хәлгә юл куймый. Тракторы ватылса, төнлә булса да чыгып ремонтлый икән. “Мәктәптән үк алып чыккан права белән гомер буе техникага табынды. Башта “ХТЗ-150” тракторында эшләде, 2008 елга терлекчелек комплексы ачылгач, “МТЗ-121” тракторына утырып азык тарата башлады. Көнгә 8 торакка 16 рейс катнаш азык кертә. Терлекчеләр барысы да аның хезмәтеннән канәгать. Тыныч, тату эшлиләр”, – ди ферма мөдире Илгиз Ибәтов аның турында. Азат Гыйльметдиновның ике улы да әтисе юлыннан киткәннәр. Техника йөртәләр. Эш урыннары гына Казанда.
Тирес тә - продукция
Терлекчелектә хезмәтнең ахыргы нәтиҗәсе ит, сөт һәм ...тирес. Әйе-әйе, нәкъ шулай. Моны җитди кабул итәргә кирәк. Озак еллар район хуҗалыкларының берсен җитәкләгән олпат зат әйтмешли, ассимиляция булгач, диссимиляциясе дә котылгысыз. Ит-сөт күпләгән продуктларның нигезе булса, тирес сыекчасы – менә дигән органика. Аны кырга чыгару зур хезмәт сорый. Хуҗалыкларда гадәттә бу даими эшкә аерым механизатор билгеләнә. Төбәк комплексында 10 тонна сыйдырышлы РЖТ цистернасы Рәмзил Мөхәмәтшин йөрткән “Т-150” тракторына тагылган. “1985 елдан бирле эшлим. Көн саен кырга 10-12 рейс тирес сыекчасы чыгарам. Көннәр җылынгач, тагын да арта. Техника басуга киткәч, арба тагып куе тиресне дә түгәм. Бу эшкә дә кемдер алынырга тиеш бит. Тегеләй-болай дип торып булмый”, – ди Рәмзил. Ул 2023 елда 4100,74 эталон/гектар эш башкарган. Бу механизаторлар арасында иң яхшы күрсәткеч.
Туган авылы тарткан
Сатыш авылында яшәүче Зөлфия Насыйбуллина көн аралаш сәгать 3тә уянып, фермага ашыга. Беренче сменада сыерларны саву иртәнге 4тә башланып китә. Соңарырга ярамый. Инде 30 ел шулай. Мәктәптән соң һөнәр училищесында укып, ун ел Казанда телеграфистка булып эшләгән кыз шәһәрне авылга алыштырган. Ахыр чиктә барыбер әти-әнисе торган нигез тарткан. Ә туган ягында яшәгәнгә беркем дә үкенми торгандыр. Андыйлар бар икән, үзләренә үпкәләсеннәр.
“Дөрес, Әминә апа белән эшли башлаганда авыр иде. Юллар пычрак, сөтне чиләкләп ташыдык, кул белән ашарга салдык. Хәзер сөт үткәргеч аша гына үтә, ашарга да техника кертә. Шартлар әйбәт, кайгыртучанлык тоябыз, хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрәбез”, – ди Зөлфия ханым.
Беренче сменада 80 сыерны бер тапкыр саугач, чылбырдан ычкындырып кардага чыгаралар һәм 12ләрдә кабат бәйләп сменаны төгәлләп кайталар. Өйләдән соң барганда икешәр тапкыр саварга кирәк. Хезмәттәшләре Нәкыя Нәгыймова, Наилә Аббасова, Халидә Мостафина шулай ук хезмәткә ихлас бирелгән савымчылар. Бер максат белән кулга-кул тотышып эшлиләр. Зөлфия Насыйбуллина шушы еллар эчендә район күләмендә ”Үз һөнәренең остасы” исемен дә алды, республика буенча 7 айда бер сыердан 4,3-5 тонна сөт сауган алдынгы операторлар рейтингына да керде, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев