Икшермә юллары яңара
“Татавтодор”ның Саба филиалы эшчеләре бу көннәрдә Килдебәк – Иске Икшермә участогын асфальтлый.
“Татавтодор”ның Саба филиалы эшчеләре бу көннәрдә Килдебәк – Иске Икшермә участогын асфальтлый. План – 3 километр. Эшкә 4 каток, бер эмульсия сибү техникасы һәм асфальт җәйгече җәлеп ителгән. Ун “Вольво” Кукмарадан асфальт ташый. “Филиалның төп эш фронты хәзергә шушында. Тагын бер километр араны яңартасы калып бара”,– диде бригада мастеры Илфат Шакиров. Юл төзүчеләр тырышлыгы белән Татар Икшермәсе урамнарында барлыкка килгән чокыр-чакырлар, ямаулар юкка чыккан, авыл ямьләнеп киткән. Ни әйтсәң дә, моңарчы салынганы ничә еллар хезмәт иткән бит. Яңасы озакка чыдасынга барлык таләп ителгән технологик чаралар күрелә. Илфат Фатыйхов бригадасы шул максаттан авыл башындагы юл аша үткәрелгән су торбасын яңарта. “Торба озынайтыла, откослар, мәйданчыклар яңабаштан ясала”,– диде мастер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев