Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Җилферди Саба әләме

Районыбыз гербы, флагына - 20 ел

Герб - аерым бер дәүләтнең, өлкә яки шәһәрнең, районның байракларына, акча һәм печатьләренә ясалган тамгасы, дәүләт билгесе, эмблемасы, туграсы ул. Саба муниципаль районының бүгенге гербы расланганчы,  районыбыз туграсы ролен ул вакытта район мәдәният йортында рәссам булып эшләүче Миннерасих Алтынбаев ясаган эмблема үти. Ул хәзер район хакимияте бинасының өченче катындагы стенада саклана.                      

Районыбызның хәзерге гербын эшләү комиссиясе белән Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов җитәкчелек итә. Эшче төркемне хакимиятнең ул вакыттагы аппарат җитәкчесе Расих Сабиров  җитәкли. Ул турыдан-туры Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет белән берлектә эшли. Аның кушуы буенча, озак еллар район музее белән җитәкчелек иткән Рәйсә Сираҗиева Саба төбәгенең кыскача тарихын язып тапшыра. Шуңа нигезләнеп, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче рәссам Чулпан Йосыпова районның тарихи, мәдәни һәм башка җирле традиция һәм үзлекләрен чагылдыручы, нигезендә чыршы агачы булган 15 вариантта герб үрнәкләрен тәкъдим итә. Шулар арасыннан берсе – хәзерге гербның тасвирламасы – 2005 елның 14 ноябрендә район Советы депутатлары карары нигезендә раслана. Герб нигезендә район флагы эшләнелә.  Тасвирламасы мондый: “Алтын фонда яшел чыршы, яшел җирлектә өскә таба тараючы һәм югалучы зәңгәрсу-көмеш ике агым уза”.

Нәрсә аңлата соң гербның һәрбер элементы? Чыршы - озын гомер, ныклык, көч чыганагы символы. Яшел төс - табигать, сәламәт тормыш үсеше, сары-алтынсу төс -  уңыш һәм байлык символы - район икътисадының төп юнәлешен – авыл хуҗалыгы житештерүен күрсәтә. Геральдик фигура - дулкынлы киңәйтелгән лента - районның су ресурсларының төп өлешен тәшкил итүче чишмәләргә ишарәли. Алар, инешләргә, Мишә, Сабинка һәм районның башка елгаларына  кушылып, үз сулары белән Иделне, Нократны туендыралар. Сыек зәңгәр төс - намус, сафлык, хөрмәтлелек, күркәмлек, югары омтылышлар символы.

Шулай итеп, герб, символлар, читләтеп әйтү белән, районның табигый һәм тарихи үзенчәлекләрен чагылдыра. Беренчедән, чыршы агачы элек- электән һәм бүгенге көндә дә районыбыз урманнарының нигезен тәшкил итә. Икенчедән, Саба урман хуҗалыгының  даны еракларга таралган, Россия күләмендә билгеле коллектив икәнлеген күрсәтә.

Саба муниципаль районының гербы  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдик совет һәм Россия Федерациясенең геральдистлар Союзы белән берлектә эшләнеп, дәүләт регистрациясе уза.

Район гербы сурәте районның җирле үзидарә органнарының печать, бланк һәм башка официаль документларында, шул органнарның бина фасадларында, район Советы утырышлар  залында, район башлыгының, район Башкарма комитеты җитәкчесенең эш  кабинетларында урнаштырыла.

"Саба муниципаль районы флагы киң­леге 2 гә 3 булган сары турыпочмаклы тукымадан гыйбарәт, ул гербның фигураларын кабатлый: аскы як буенда – тукыма киңлегенең 1/4 өлешендә яшел полосадан, ә сары өлешнең уртасында яшел чыршыдан гыйбарәт, аның нигезеннән аскы почмакларына ак каймалы дулкынлы зәңгәр полосалар тарала».            

Искәрмә: Бер тарихи мәгълүмат биреп үтәм. Бу безнең гербның тасвирламасына керми. Тарихи күзлектән караганда да, чыршы агачы гади агач кына түгел. Төрки халыклар тарихын өйрәнүче галим Морат Аджи “Европа, төркиләр, Бөек Дала” дигән китабында төрки халыкларда чыршы    моннан өч-дүрт мең еллар элек үк, ягъни, төркиләр ислам динен кабул иткәнче үк, аларның изге агачы булып саналуын яза. Алар  чыршы агачы җирнең  нәкъ үзәгендә, риваять буенча, кендегендә урнашкан һәм очы белән Тәңренең йортына менеп җитә (җир белән күкне тоташтыра) дип уйлаганнар. Дөрестән дә, Фәләстиндә чыршылар үсми бит, Мисырда да юк алар, ә менә төрки халыкларның барлыкка килгән урыны Алтай тауларында үсә бит ул чыршы агачы. Димәк, районыбыз гербында чыршы агачы булу, беренчедән, аның ылыслы урманнарга бай булуына ишарәләсә, икенчедән, төрки бабаларыбызның изге агачы буларак халкыбызның үткәне белән бәйләнеше турында сөйли.        

Илдар Сафин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев