Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илнур Нурмөхәммәтов: мин СССРны “җыйдым” яки Таҗикстан номеры ничек Сабада табыла

Зур Кукмара авылында яшәүче Илнур Нурмөхәммәтовның шөгыле бигрәк үзенчәлекле: ул автомобиль номерлары җыя һәм аларны гаражының стенасына беркетә бара.

Бүгенге көндә анда барлыгы 450 номер элеп куелган. Һәм һәркайсының кулына ничек итеп эләгүе, кайсы төбәкнеке, илнеке булуы турында Илнур бернинди хатасыз, эзлекле сөйли ала. 
- Шөгылем нәрсәдән, ничек башландымы? Гаражымда машина  номерлары булуын теләдем. Иң беренчеләрен дүрт ел элек коронавируска кадәр беркетеп куйган идем. Алар Америка номерлары иде. Мәскәүдә бер танышым бар, аннан күреп кызыктым да, миңа да җибәр әле, дидем. Ул аларның биш-алтысын сатып бирде. Шуннан соң тагын да кызыксынып туплый башладым. Йон җыю белән шөгыльләнгәнлектән, безгә Төрекмәнстаннан зур фуралар килә. Икенче юлы миңа машина номерлары да  алып килерсез әле дип сорадым. Менә шулай кереп киттем инде, - ди Илнур. 
Коллекциясендәге иң зур хезмәте, мөгаен, Илнурның СССРны “җыю”ыдыр. 
- Минем бу шөгылем барлыкка килгәч, күңелдә бер хыял бөреләнде: СССР вакытындагы 15 союздаш республиканың автомобиль номерларын табып, элеп кую. Менә биредә аларның барысы да бар. Алай гына да түгел, СССР вакытында номерларның өч тапкыр формалары үзгәртелә. Әйтик, Белоруссия, Латвия, Эстония, Литваларда һәм башка республикаларда  иң элек мондый булып чыгарылса, аннан соң шушындыйга, соңрак менә боларга күчәләр, - дип аңлата Илнур, стенадагы рәт-рәт өч буйга тезелгән “союздаш республика”ларны күрсәтеп. – Инде юлда, бер ун көннән Молдавиядән дә килеп җитсә, 100 процентлы өч комплект, ягъни өч буын була. 
Язманы әзерләгән арада Молдавия номеры да гаражда үз урынын алган иде инде.
- Менә бу СВР, КВУ дигәне нәрсәне аңлата? - дип кызыксынам Илнурдан.
- Свердловск, Киров өлкәсенеке, - ди ул. - Ә менә монысы - Запорожьедан. Элек Украина номерларының күбесе латин хәрефләре белән язылган булган. Бу Дубайдан килгән. Монысы – Луганск Республикасының хәрби машинаныкы. Үзем баргач, бер хәрби частьта бирделәр. Белоруссиядәге такси номеры...
Коллекциядәге иң кыйммәтле номер булып элек Татарстанда чыккан, республикабыз флагы да ясалган  2029 ТБВ номеры  белән 08 ... 3190 Көньяк Корея номеры исәпләнә. Ә мин төсле, матур, мандарин рәсеме төшерелгән Американыкы кыйммәттер дип уйлаган идем. Алары якынча 500 сум гына тора икән. “Менә бу СБВ хәрефләре булган, элеккеге вакытларда колхоз машиналарына бирелгән дәүләт номеры кыйммәт йөри. Бәясен сорама – әйтмим, - ди Илнур. - Татарстанныкы исә – тарихи номерлар, Татарстан флагы белән! Безгә 1991 елда Ельцин бабай бәйсезлек биргәч,  бәйсез республика буларак, автомобиль номерларына республика флагы куя ала иде республика. Ике ел ярым эчендә шундый 150 мең номер чыккан, шуның 14е - миндә. Аларга хәзер 31-33 ел”.
СССРда мотоциклларга иң беренче сары төстәге номер бирелгән. Шушы еллар дәвамында бүгенге көнгә кадәр алар дүрт төрле төскә күчерелгән: сары, кара, ак һәм  тагын бер төсле  ак. Барысының да берәр нөсхәсе Илнурда бар. 
Иң кадерлесе, иң истәлеклесе исә – Таҗикстан Республикасыныкы: А 51 21 ТД номеры. Ул да шул СССРны “җыю” белән бәйле. 
- Әлеге номерларны бер ел чамасы тупладым, - ди Илнур. – Әйттем бит әле: ул заманнарда номерлар өч төрле итеп формасын үзгәртә дип. Ул чактагы Таҗикстан Республикасында чыкканнардан бер сериясен берничек тә  таба алмадым. Интернет челтәрләрендәге төрле төркемнәр аша әллә кемнәр белән танышып беттем. Юк, табылмый гына бит! Һәм шушы хәл миңа йокы бирми башлады. Мин аны ничек булса да юнәтергә тиеш, табарга телим дип, үз-үземә максат куйдым. Гаражымда әтидән калган, 1949 елгы  “Ирбит” мотоциклы бар.  Беркөнне аны ремонтлыйм, әмма ясап булмый, элеккеге транспорт булганлыктан, запас часте юк. Битләнгердән Илнар исемле иптәшем килгән иде. “Әйдә, Саба районындагы бер авылга барып кайтыйк, андагы танышымда иске мотоцикллар күп, яраклы запчасть булмыйча калмас”, - ди. Шунда баргач, абзыйдан сүз уңаеннан иске номерлар да юкмы соң сездә дип сорадым. Бар инде ул бер-ике номер, әмма аның өчен чормага менәргә кирәк, ди. Ә үзенең анда менәсе дә, мине дә менгерәсе килми. Көйли торгач рөхсәт бирде, менсәм... такта арасында Д хәрефе күренеп торган номер ята. Бу нәкъ миңа кирәкле теге Таҗикстан номеры түгелме соң дип уйлыйм. Тиз генә тартып алдым. Нәкъ шулай булып чыкты да. Шулай итеп, әллә кайлардан “дөнья бетереп” эзләгәнне Байлар Сабасыннан таптым. Бу очракта миңа Аллаһы Тәгалә булышты дип уйлыйм. 
Әлбәттә, стенадагы 450 номерның тарихы турында барысын да бер язмада сөйләп бетерү мөмкин түгел. Илнурның әле болар белән тукталып калмыйча, киләчәккә хыяллары да бар. Элеккеге вакытта дәүләтнекендә  һәм шәхси машиналарда номерлар цифрлары һәм хәреф саннары белән төрле-төрле булган. Менә шуларны туплый башларга уйлый ул. Инде кайберләре гаражга кайткан да. Күгәреп, хәрефләре һәм саннары укый алмаслык булганнарын Илнур, махсус сыекча кулланып, элеккеге формасына кайтара.  
Ул – шәхси эшмәкәр. Үзенең ике чит ил машинасы бар. Номерларындагы саннары да “матур”: 707 һәм 777. Икенчесенекен махсус сатып алдым, ди. Ике улы да машина йөртергә, ачкыч тотып, аны ремонтларга  өйрәнсеннәр дип, УАЗ машинасы алган. Ә алда әйтеп үткән “Ирбит” мотоциклында ул 14 яшьтән йөрергә өйрәнә. Озак еллар тик тотканнан соң, ул аны һәрбер шөребенә кадәр сүтеп җыеп, яшел төскә буяп, инде өченче ел Кукмарада үтә торган Җиңү парадында катнаша. 
Махсус хәрби операция башлангач, Илнур биш тапкыр гуманитар ярдәм озата барган. Беренчесендә Кукмарадагы “Сугышчан кардәшлек” оешмасыннан китсә, калганнарында республиканың “Татпотребсоюз” оешмасыннан ышанып тапшырганнар.

Лилия НУРГАЛИЕВА.

https://kukmor-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев