Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Илнур Шәйхуллин истәлегенә мини футбол турниры

Уеннар 6 команда катнашында 6 сәгать барды. Җиңүне Нократ Аланы футболчылары яулады.

 

Бүген Олыяз  авылында махсус  хәрби операциядә батырларча һәлак  булган  Илнур Шәйхуллин истәлегенә мини футбол турниры булды. Илнур Фәнис улы махсус хәрби операциягә 2022 елда мобилизация буенча китә. Гранатометчы булып хезмәт итә. 2024 елның 1 июлендә Донецк Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә hәлак була. Шуннан  соң аның белән элемтә өзелә. Ун  айдан  соң гына җәсәде  моргта ятканлыгы  ачыклана. Быел 31  майда Олыяз  авылында  җирләнә.  Илнур Шәйхуллин гомеренен сонгы минутларына кадәр Ватанына, хәрби антына  тугры калды.

 Турнирның  ачылышына район, җирле үзидарә, предприятие җитәкчеләре, спонсор шәхси эшмәкәрләр  килде.  Мөхтәсиб Айнур  хәзрәт Илнур рухына изге дога багышлады,   хәер-фатыйхасын бирде. Уеннар 6  команда  катнашында 6 сәгать барды. Җиңүне Нократ Аланы  футболчылары  яулады. Район хакимияте командасы –2нче, Эзмә егетләре 3нче  урынны   алды.  Мәйданда Зөлфәт Зиннуровның патриотик рухтагы җырлары  яңгырады.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев