Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Илшат Әминов: Хәзерге тормыш журналистлар кулында

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов хәзерге тормышның журналистлар кулында булуын әйтте.

Илшат Әминов: Хәзерге тормыш журналистлар кулында

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

ТР Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов хәзерге тормышның журналистлар кулында булуын әйтте. «Вакыйга без язгач, сөйләгәч кенә булган дип исәпләнә», – диде ул журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» XXVII республика конкурсына йомгак ясау бәйрәмендә.

Илшат Әминов хезмәттәшләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм иҗади кешеләр өчен аларның талантларын тану бик мөһим булуын әйтте.

«Монда мин талантлы, иҗади хезмәттәшләремне күрүемә бик шат. Иҗади кеше өчен аны бәяләү, аның талантына хөрмәт күрсәтү һәрвакыт мөһим. Әгәр үткән тарихчылар, киләчәк футурологлар һәм фантастлар кулында булса, хәзер тормыш – журналистлар кулында», — дип белдерде ул.

Быел конкурска 12 номинация буенча 1,5 меңнән артык эш килгән. Җиңүчеләрнең һәрберсе 50 мең сум күләмендә премия алды. «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев бәйгенең мәгънәсе гаризалар санында булмавын әйтте.

«Бүген без көн буе чаралар үткәрдек, аралаштык, тәнкыйть тә, мактау да яңгырады, ә хәзер «Бәллүр каләм» конкурсына йомгак ясыйбыз. Шунысын да әйтергә кирәк, ел саен эш үзгәрә. Журналистикада үзгәрешләр артыннан өлгерергә һәм барысын да вакытында үзгәртеп корырга кирәк. Конкурсның мәгънәсе дә шунда», — дип билгеләп үтте Сәлимгәрәев.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ilsat-aminov-xazerge-tormys-zurnalistlar-kulynda-5887968

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев