2 нче апрельдә, Килдебәк авылы мәдәният йортында, Ильсия Бәдретдинова “Без” дип аталучы концерт программасы белән чыгыш ясады.
Мәдәния йортының тамаша залында алма төшәргә дә урын юк иде. Ильсия Бәдретдинованың коллективы чын-чынлап эчтәлекле һәм үзенчәлекле концерт программасы әзерләгән иде. Ильсия Бәдретдинованың һәр чыгышын тамашачы алкышларга күмде. Шулай ук тамаша залына җыелган халык Оливер Мукендиның татарча җырлавын кызыксыну һәм соклану белән күзәтте. Ильсия Бәдретдинова һәм аның коллективы концетка килүчеләргә чын бәйрәм ясады.
2018 нче елның 20 нче апрелендә Килдебәк авылы мәдәният йортында “Рәвешләр” эстрада миниатюралары театрының “Картайган яшьлек” дип аталучы җырлы юмористик концерты көтелә.
Фото: http://saby.tatarstan.ru
Комментарии
Без имени
0
0
Очень нравится классно!?