Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Имамнар гошер сәдакасын ташыру һәм хәләл ризык турында фикерләштеләр

Кичә Саба җәмигъ мәчетендә авыл имамнарының чираттагы киңәшмәсе узды. Дин әһелләренең очрашулары район үәгендә һәр айның беренче чәршәмбесендә уза.

 Киңәшмә Шәмәрдән үзәк мәчете имамы Дамир хәзрәт Газизовның Коръән укуы белән башланып китте, Өтернәс авылы имам-хатыйбы Илнур хәзрәт Газизов дога кылды.  Киңәшмәне Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт алып барды. Көн тәртибендә районыбызның дини тормышына бәйле мәсьәләләр каралды. Шул исәптән гошер сәдакасының җыелган күләме һәм кая тапшырылуы һәм актив булган мәхәлләләр барланды.  Җыелган гошернең күп өлеше "Солдатка" гуманитар ярдәм штабына, Лесхоз бистәсенең Картлар һәм инвалидлар интернат-йортына, Саба аграр көллиятенә, Күкмара һәм Казан шәһәре мәдрәсәләренә тапшырылган. Айнур хәзрәт  хәләл ашау мәсьәләсенә дә тукталды. Имамнарга халыкка хәләл туклану, Коръән мәҗлесләренә барыр алдыннан, табында булган ризыкның хәләл шартларына туры килүен аңлатуны йөкләде. "Бүгенге көндә хәләл ризык табу авыр түгел, әмма һаман да халык хәләлнең мәгънәсен аңламый, хәтта Коръән ашларында да шәригать таләпләренә туры килмәгән ризык ингредиентларын кулланучылар бар. Бу кешенең рухи һәм физик сәламәтлегенә зыян сала ",-диде хәзрәт. Аллаһы Тәгалә юлында алга таба да фидакарь хезмәт итәргә, җирле халык белән аңышып, матур итеп эшләргә чакырды.

Алмаз Галимҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев