Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Имин киләчәк өчен – бүгеннән бергә булырга. Укучылар белән «Конструктив диалог»

Цифрлы технологияләр үсеше аларның куркынычлы ягы турында да уйланырга мәҗбүр итә. Кулыңа телефон тоткансың икән, син Бөтендөнья пәрәвез челтәре белән чыбыксыз бәйләнгән дигән сүз.

 

 Цифрлы  технологияләр  үсеше аларның куркынычлы ягы турында да уйланырга  мәҗбүр итә.  Кулыңа  телефон тоткансың  икән, син Бөтендөнья пәрәвез челтәре белән чыбыксыз бәйләнгән  дигән  сүз. Ә  яхшы белән  яман бергә   йөри. Димәк,  сакланырга  кирәк.  Татарстанда 17 марттан укучылар һәм  студентлар  өчен старт алган “Конструктив диалог” проекты шул чараларның берсе. Ул барлык  районнарны  колачлый. «Конструктив диалог» – куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләр һәм белемнәр формалаштыруга, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизм һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән чара. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» белән берлектә ТР террорга  каршы комисия  аппараты теләктәшлегендә гамәлгә ашырыла. Проект спикерлары   19  мартта безнең районда булдылар. Беренче очрашу  Саба  урта  мәктәбендә  үткәрелде. Форматы да кызыклы – ул кейс чемпионат шәкелендә оештырылган  иде. Кейс – конкрет бер хәлне, проблеманы яки бурычны җентекләп тасвирлау һәм аларны хәл итү ул. Мәктәпнең VII,VIII, IX сыйныф  укучылары  командаларга бүленеп үз бирелгән кейслардагы сорауларга  җавап  эзләделәр. Хәзерге  заманда мәгънәсез астрология,  таро магиясе кебек эзотерика  культуралары белән беркемне  дә гаҗәпләндерә  алмыйсың. Әмма  яшьләрнең аларга тартылуы төрле тоталитар секталарга эләгү ихтималы белән  аеруча куркыныч. Гадәти “ мәнфәгатьләр түгәрәге”н оештыручылар үзләренең  деструктив эшчәнлекләрен  яшерү өчен традицион дини образларны  кулланалар. Ничек итеп кешене шәхес буларак җимерүче, психик тайпылышлар китереп чыгаручы ялган дини  оешмалар колы булмаска? “Сайланганнар һәм онытылганнар” дип   исемләнгән 6нчы  кейс төркемендәгеләр әнә сорауга  җавап бирделәр.  Яшьләр арасында дини грамоталылыкны күтәрү, эмоциональ тотрыклылыкны  ныгыту буенча программалар  кертергә,  психологик манипуляция алымнары белән таныштырырга тәкъдим иттеләр.

Беренче  карашка зарарсыз кебек  күренгән коммерцияле булмаган оешмалар (НКО) эченә дә хәтәр яшеренә ала. Аларның төп  максаты – теләсә  кайсы бизнестагы  кебек  акча эшләүдән битәр  ниндидер идеяләрне һәм кыйммәтләрне алга  сөрү, волонтерлык, иҗтимагый эшчәнлек. Әмма еш кына  кайбер НКОлар башка илләрнең сәясәтенә йогынты ясаучы инструментка әверелә. Фондлар булдыру юлы белән үз мәнфәгатьләрен  сөреп, алар дәүләтләрнең милли иминлегенә  куркыныч тудыралар. Шундый  фондларның берсе яшьләр белән эшли, чит илдә укыган өчен грантлар бирә һәм аларны  хөкүмәткә  каршы пропаганда алып  бару,  митинглар  үткәрү өчен социаль челтәрләрдә эшләргә өйрәтә. Кемнәрдер кызыксындыруга  алданып, шикле оешма  вәкиле булып киткәнен белми дә  калырга  мөмкин. Нинди каршы  чаралар күреп  була  соң?

  “Без «Конструктив диалог» проекты буенча Арча, Лаеш, Алексеевск, гомумән, 9 районда булдык. Көн  саен ике  маршрут билгеләнгән. Хәзер Теләчегә китәбез. Саба  районы укучылары үзләрен  күпне  белүчеләр итеп  күрсәттеләр. Күп мәгълүматны  үзе дә  әйтте. Укучыларга интернетта куркынычсызлыкны саклау, яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итүне кисәтүгә кагылышлы мәгълүмат  бик  кирәк. Бу хакта белгән бала  үзләрен  тыныч хис тота һәм әти-әниләренә, әби-бабалаларына ярдәм итә  ала”,– диде Татарстан Республикасы террорга каршы комисия аппараты җитәкчесе җәмәгать  ярдәмчесе Адилә Фәттахова. Кейс чемпионатта зур  активлык  күрсәткән   VIII  сыйныф укучысы Данияр  Гомәровка  Грамота  да тапшырылды. “Миңа чара бик ошады. Бик кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу буларак узды. Дини  секталар темасын ачу барыбыз  өчен дә файдалы булды”,– диде ул.

Тулырак «Саба таннары» газетасында  укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев