Иминлек каешен эләктерми йөрүчеләр, кагыйдә бозучы җәяүлеләр дә бар әле
“Тоннель” һәм язгы каникул чарасы узды
Март аенда ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Сабаның Г.Закиров урамында 13.30-15.00 сәгатьләрдә чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Тоташ тикшерүләр барышында 34 транспорт чарасы тикшерелеп, 8 йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүләре ачыкланды. Иминлек каешын эләктермәгән өчен 4 йөртүчегә административ беркетмә төзелде. Чараның тагын бер максаты җәяүлеләр тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәү фактларын ачыклау иде. Урам аркылы “Зебра”дан тыш урыннан чыкканнары өчен 2 кеше җаваплылыкка тартылды.
Шулай ук 23 марттан 1 апрельгә кадәр дәвам иткән "Язгы каникуллар!" профилактика чарасына да йомгак ясалды. Шушы чорда балаларны махсус утыргычларда йөртмәгән өчен 7 йөртүчегә 3әр мең сум күләмендә штраф салынды. “Балаһөнәр” проекты кысаларында ЮХИДИнең район бүлекчәсенә Сабабаш, Мичән һәм Олы Арташ мәктәпләреннән укучылар килеп, автоинспектор һөнәре белән таныштылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев