Иминлек каешларын тагулары аркасында исән калалар
Узган җомгада районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды.
Узган җомгада районда балалар катнашында юл-транспорт вакыйгасы булды. Олы Шыңар авылында яшәүче 1991 елгы йөртүче чит ил машинасында Сабадан Тимершык авылына таба хәрәкәт иткәндә тиешле тизлек режимын сайламый һәм каршыга килүче транспорт чаралары өчен билгеләнгән полосага чыгып, дамба астына төшеп китә. Салондагы 2018 елгы кыз һәм 9 яшьлек малай авыр тән җәрәхәтләре ала. Алар, шулай ук йөртүче район үзәк хастаханәсенә китерелә. Зур фаҗига балалар махсус утыргычларга беркетелгән һәм иминлек каешлары эләктерелгән булулары аркасында гына килеп чыкмый кала.
Куркынычсызлык каешы авариядә була торган зыян күрүне киметү өчен эшләнгән. Ләкин кайбер шоферлар һәм пассажирлар һаман да бу кагыйдәне санга сукмыйлар һәм иминлек каешларын эләктерми йөри бирәләр. Шуны да истә тоту мөһим, куркынычсызлык каешы транспорт чарасының иң нәтиҗәле җайланмасы, ул юл-транспорт һәлакәтләрендә йөртүче һәм пассажирларның имгәнүдән саклый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев