«Иң беренче чиратта балаларны чисталыкка һәм хезмәткә өйрәтәбез»
Югары Утар балалар йорты интернатында балалар катнашында күптөрле чаралар үткәрелә
Безнең Югары Утар балалар йорты интернатында һәр чара яхшы әзерлекле, тәэсирле тәрбия чарасына әверелә. Иң беренче чиратта балаларны чисталыкка, хезмәткә өйрәтәбез. Үзләре яшәгән йортны, аның әйләнә-тирәсен тәртипкә китерүне, чистартуны игелекле хезмәт бәйрәменә әверелдерәбез. Үтә тәэсирле бу чара Җир-анага кадер-хөрмәт белән карарга өйрәтә. Интернатыбызда һәр елны кошларга җимлек, кош оялары ясау, агач һәм куаклар утырту да матур традициягә әйләнде.
Без үз вакытында динне дә читләтеп үтә алмыйбыз. Балаларыбыз Ураза һәм Корбан бәйрәменнән читтә калмыйлар. Егет-кызларыбызга әхлак тәрбиясе бирү, өстәл әдәбе, киенү әдәбе, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү буенча эзлекле эш алып барыла.
Интернатта «Сөмбелә», «Сабантуй», «Нәүрүз», «Корбан бәйрәме», «Ураза бәйрәме», «Бөек Пасха», «Масленица» кебек бәйрәмнәр билгеләп үтелә. Татар халкының милли уеннарына аерым игътибар бирелә. Тәрбияләнүчеләребезнең иң популяр һәм яраткан уеннары: "Йөзек салыш», «Наза», «Түбәтәй», «Беҙ, беҙ, без идек", "Гөлбану".
Татар халкының тарихы, мили йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреше һәм теле үзенчәлекләре халык уеннарында киң чагылыш тапкан. Гореф-гадәтләр һәм традицияләр турында сөйләгәндә, тагын бер искиткеч матур гадәт турында әйтергә телим. Ел саен «Сабантуй» милли бәйрәме алдыннан интернатыбызда балалар белән бергәләп «Бирнә җыю» оештырыла. Быелгы Сабантуй бәйрәменә бирнә җыюны да үзенчәлекле һәм истә калырлык итеп оештырырга тырыштык. Милли киемнәргә киенгән балалар һәм тәрбиячеләр аерым мәйданчыкларда һәр милләтнең йола һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр, кызыклы һәм файдалы мастер-класслар тәкъдим иттеләр. Мәйданчыкларда татар, чуаш, рус халыкларының биюләре сәхнәләштерелде, җырлары җырланды һәм милли уеннары уйналды.
Оясында ни күрсә, Очканда шул булыр ди халык мәкале. Тәрбияләнеп үскән йортларында алган мили тәрбия, балаларыбызның күңелендә якты урын алыр, киләчәктә кайда гына булсалар да, игелек җимешләрен бирер дип ышанасы килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев