Саба таңнары

Сабинский район

16+
Район яңалыклары

Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Раил Йосыпов: “Иң зур байлыгыбыз – тырыш хезмәткәрләребез”

Саба күптармаклы - җитештерү предприятиесе 2025 елда 123 миллион сумлык эш башкарган.

Коммуналь тармак эшчәнлегеннән башка районыбыздагы уңай тормыш шартларын  күз алдына да китерү кыен.

Әлеге хезмәт иң катлаулы һәм күп вазифалы системаларның берсе.  Бу өлкәнең эше  һәрвакыт күз алдында,  алар хезмәтеннән без көн саен файдаланабыз. Торак-коммуналь хуҗалык  хезмәткәрләре ярдәме белән  йортларыбызда су һәм җылылык бар, аларның тырышлыгы  нәтиҗәсендә чистартылган юллардан йөрибез. Быелгы кыш үзенең табигать шартлары белән әлеге тармак   хезмәткәрләрен аеруча киеренке халәттә тотып,  башкарган вазифаларының  никадәр җаваплы һәм әһәмиятле  икәнлеген тулысы белән күрсәтте. Бураннар берничә көнгә  сузылса да, предприятие  хезмәткәрләре  татлы  йокылары белән исәпләшмичә, иртән халык  эшкә барганчы юлларны кардан арындырып өлгерделәр.  Гомумән,  коммуналь тармакның кайсы гына өлкәсен  алсаң да, хезмәткәрләргә уңай тормышыбызны тәэмин итү өчен  зур җаваплылык   йөкләтелгән.

“Оешмабыз ел дәвамында ха­лыкның имин көнкүреше өчен үзенә тапшырылган вазифаларны  намуслы үтәде. Төп бурычыбызның берсе – халыкны берөзлексез сыйфатлы су белән тәэмин итүгә ирешү.   Бу уңайдан  хилафлык­лар булдырмыйча,   2025 елда үзебез хезмәт күрсәткән Саба шәһәр һәм авыл җирлекләре халкына  30 cкважина   һәм 7 каптаждан 555 мең кубометр  су бирелде. Су торбаларының озынлыгы 179 километрны тәшкил итә. Иң күләмле эшләрнең берсе – Калатау авылына тулаем реконструкция ясалып, су кертелде.  Ел дәверендә  су белән бәйле 61 авария очрагы күзәтелеп,  алар барысы да вакытында төзәтелеп барылды. Быел Завод урамындагы скважинаның башнясы тузу сәбәпле, яңага алыштыру һәм башка бик күп эшләр планлаштырыла. Икенче төп тармагыбыз – халыкны җылылык белән тәэмин итү юнәлешендә дә үзебезнең баланста булган алты котельныйның (квартальный, мунча, район үзәк хастаханәсе, күп функцияле үзәк, хәрби комиссариат, “Бердәм тәрәзә”) тулы куәтенә эшләве тәэмин ителеп,  алардан ел буена 6 мең гигакалория җылылык бирелде.  Алга таба да ягу сезонын өзеклекләр булдырмыйча, аварияләрсез, уңышлы тәмамлау –төп бурычларыбызның берсе”, –ди Саба күптармаклы җитештерү предприятиесе җитәкчесе Раил Йосыпов.

Каты көнкүреш калдыкларын җыйнап чыгару һәм урнаштыру хезмәте күрсәтү дә  коммуналь  хуҗалык өчен мөһим тармакка әйләнде.  Байлар Сабасында 143 урынга  447 данә евроконтейнер куелган һәм алар 3 көнгә бер тапкыр бушатылып барыла.   Шулай ук халыкның мөрәҗәгатен искә алып, 12 урынга махсус бункерлар да куела. Узган ел  алардан һәм контейнерлардан  полигонга 51 мең кубометр чүп чыгарылган.   Шунысын да искәртеп узу мөһим: 2025 елның 1 сентябреннән Россиядә каты көнкүреш калдыклары  буенча яңа кагыйдәләр гамәлгә керде.  Әлеге үзгәрешләр нигезендә контейнер һәм бункерлар янәшәсенә агач ботаклары, үләннәр һәм башка агач калдыклары калдыру катгый тыела. Кагыйдә бозган очракта  административ беркетмә төзелеп, гражданнарга  2 меңнән өч меңгә кадәр, юридик затларга 100–250 меңгә кадәр штраф каралган.   Яңа кагыйдәләрне үтәү контейнерлар урнашкан мәйданнарны тәртиптә тоту һәм экологик законнарны бозган өчен штрафлардан качарга ярдәм итәчәк. Агач-ботакларны бункерга киселгән хәлдә,  ваклап чыгару сорала.  

Шулай  ук  бюджет оешмаларына сантехника хезмәте күрсәтү, канализация челтәре һәм чистарту корылмаларын тиешле дәрәҗәдә эшләтү, чистартылган суның сыйфатын яхшырту, язгы-җәйге чорда яшелләндерү, төзекләндерү  70 кешене берләштергән коллективның аерылгысыз хезмәт  юнәлешләренең берсе.  Һәр тармакта да эшне дөрес оештырып,  төзексезлекләрне үз вакытында, көндәлек тикшереп тору нәтиҗәсендә аварияләргә юл куелмый.  Тәүлеклек куәте 1000 м.куб булган яңа биологик  чистарту корылмасы (БОС)  төзелеп, аңа 23 километр канализация челтәре  тоташтырылган, биш канализация насос станцияләре   урнаштырылган.  Ел дәверендә 132 мең м.куб су чистартылып чыгарылган.   Гомумән, һәр тармакта  зур күләмдә ремонт-төзекләндерү эшләре алып барылган. 

“Нинди генә эшне планлаштырсак та, безнең  һәр иртә хезмәтне саклау, техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәүне беренче чиратка куеп сөйләшүдән башлана. Чөнки һәрберебезне гаиләләре, әти-әниләре, балалары көтә.  Иң зур байлыгыбыз, әлбәттә, хезмәткәрләребез. Барысы да эшен  белеп, намус белән башкара. Нык, бердәм, тату  коллективыбызның предприятие алдына куелган  бурычларны үтәргә мөмкинлекләре җитәрлек.  Әлбәттә, эшче көчләргә ихтыяҗ безнең оешманы да читләтеп үтми. Яңа кадрларга да шат булачакбыз. Һөнәри бәйрәмебез уңаеннан барлык коллективка, ветераннарыбызга сәламәтлек, бәхетле тормыш телим, алга таба да  бер-беребезне аңлап, фикерләшеп, кулга-кул тотынышып эшләрбез дип ышанам." - диде Раил Йосыпов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев