Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Иң зур байлык – ана мәхәббәте

Узган шимбәдә район мәдәният йортына бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы һәм төрле елларда кайнар нокталарда хезмәт иткән ир-егетләрнең әниләре һәм тормыш иптәшләре чакырылган иде.

 Зал тутырып килгән,  һәркемгә яшәргә көч, дәрт бирүче, тормыш маягы булган   аналарны башкарма комитет җитәкчесе Марат Ишниязов тәбрикләде.

 “Әнидән дә газиз кеше юк. Хатын-кызның бәхете – ана булуда, баланың бәхете – “әнием” дип дәшәр кешең булуда. Тормышта барлык булган хисләрнең иң изгесе – ана хисе. Хатын-кыз ана булуга, үзе өчен яшәми, баласын кайгырта. Баласының бөтен борчуын үзе аркылы кичерә. Гомер буе аңа  терәк булып тора. Без бүген сезнең алда башыбызны иябез. Сез –гаилә учагын, нигезен   саклап торучы әни дә, хатын-кыз да. Бүген залда уллары, тормыш иптәшләре үз яннарында булмыйча, хәрби бурычларын үтәргә киткән аналар җыйналган. Аллаһ сезгә сабырлык бирсен, егетләребезгә исән-сау гаиләләре янына кайтырга насыйп булсын”, –диде Марат Рашат улы үзенең тәбрикләү чыгышында.

 Белгәнебезчә, махсус хәрби операциядә ил алдындагы бурычларын үтәүдә аеруча батырлык  үрнәкләре күрсәткән  якташларыбыз  хакында район хакимиятенә  часть командирлары исеменнән  Рәхмәт хатлары алына. Тантаналы чарада шуларның тагын  икесе –Лесхоздан Илнур Рәхмәтуллин һәм Шәмәрдәннән Руслан Хәмзин хакында хәрби часть командирлары тарафыннан имзаланган хатлар укылды. Ике батыр якташыбыз хакында да хәрби заданияләрне үтәүдә  үзләрен чын батырларча, лаеклы күрсәтүләре белән башкаларга үрнәк булулары һәм намуслы хәрби хезмәтләре белән җиңүне якынайтулары  турында әйтелә. Улларын илнең лаеклы гражданнары, чын патриотлары итеп тәрбияләгән аналар –Лесхоз бистәсеннән Рәшидә Рәхмәтуллина һәм Шәмәрдәннән  Рузалия Хәмзина  муниципаль район башлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук икеләтә бәйрәм хисләре кичереп,  туган көннәре дә әлеге матур датага  туры килгән әниләр  –  Шәмәрдәннән Рәмзия Иванова һәм   Югары Симет авылыннан Розалия Имамиева тәбрикләнделәр.  Тантанада  иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе– Сатыш авылында яшәп, бүгенге көндә  Мәскәү өлкәсенең  Домодедово бистәсендә  армия сафларында хезмәт итүче  Инсаф Фәйзрахмановның әнисе Хәмдүнә ханымны һәм барлык аналарны бәйрәм белән  котлап язылган хат яңгырау булды.  Ул һәркемнең күзләренә яшь китерде.

Әниләр хөрмәтенә Башкортостан һәм Татарстан Республикасының халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит  Шакировларның тирән эчтәлекле концерт программасы тәкъдим ителде. Танылган сәхнә осталары әниләрне елаттылар да, көлдерделәр дә, җырлаттылар да.

Әниләрне шулай ук  “Сугышчан батырлык ” оешмасы исеменнән  Халит Шәрипов, Альфред Габдрахманов тәбрикләп, су­гышчан дусларының барысының да исән-сау әйләнеп кайтуларын теләделәр.   “Мин үзем армиядә 27 ел хезмәт иттем. Әмма иң авыр чор  кече улым Чечен компаниясендә хезмәт иткән еллар булды.  Мин сезгә ничек кыен икәнлеген аңлыйм. Әниләр, сезгә бары тик сабырлык телим”,

– диде Альфред Габдрахманов. 

“Улым  Рәйхан Кәримов   өч көн  элек кенә хәрби хезмәткә китте. Инде барып урнаштык дигән хәбәре килде. Мәскәү өлкәсенең   Демодедово шәһәрендә элем­тәче булып хезмәт итәчәк.  Ирем белән өч бала тәрбияләп үстердек. Рәйхан радио-техника техникумын тәмамлап, төзелештә эшли иде. Абыйсы да Түбән Тагилда ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп кайтты. Әтисе дә, абыйсы да армиядә булгач, Рәйхан үз теләге белән, бөтен кеше хезмәт итә дип, ир кешенең бурычы шул булуын аңлап китте. Тыныч күңел белән озатып калдык.  Үзем 30 ел терлекчелектә эшлим. Бүгенге көндә авылыбыздан 3 егет махсус хәрби операциядә катнаша, 3 егет армия сафларында хезмәт итә.  Исән-сау хезмәт итеп, хәерле очрашулар насыйп булсын”,

– дип тәэсирләре белән уртаклашты  Мишәбаш авылыннан килгән Рәсимә Кәримова. 

Елыш авылыннан Язилә Якупова да солдат әниләрен җыеп, шундый матур концерт күрсәткәннәре өчен район җитәкчелегенә зур рәхмәтләрен  җиткерде.

“Дөньялар тынычланып, ба­рыбызның  да балалары тизрәк үз ян­нарыбызга  исән-сау әйләнеп кайтса иде.  Улыбыз Илфат 2022 елда мо­билизацияләнеп, махсус хәрби опе­рациядә катнаша. Өч тапкыр ялга кайтып китте.  Инде  кыска ялларга гына  түгел, бөтенләйгә гаиләләре янына кайтуларын өзелеп көтеп торабыз”, – ди Язилә.

Бәйрәмнән Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев