Интернет балаларга хәтәр
Уяу булыйк!
Прокуратура өчен алдагы еллардагы кебек үк, иң актуаль мәсьәлә – мәгълүматителекоммуникацион технологияләр кулланып кылына торган җинаятьләрне профилактикалау. Статистикага мөрәҗәгать итсәк, республика территориясендә агымдагы елның 7 аенда Интернет кулланып кылынган 16 меңнән артык җинаять теркәлгән, бу гомуми җинаятьләрнең яртысыннан күбрәген (55,5%) тәшкил итә. Шул ук вакытта җинаятьләрне ачу 18,4 процент кына булган. Саба районы территориясендә агымдагы елның 7 аенда 49 җинаять теркәлгән, җинаятьләрне ачу нибары 33 процент тәшкил иткән. Алдауның иң еш очрый торган ысулы – телефон аша мошенниклык: банктан шалтыраталар, счетта сезнең акчаның алынуы куркынычы турында сөйлиләр; отышлар яки якын кешегезнең бәлагә эләгүе турында хәбәр итәләр, шул ук вакытта акчаны башка счетка күчерүне яисә карта мәгълүматларын сорыйлар. Әгәр дә сез шикле телефон элемтәләрендә үз гамәлләрегезнең дөреслегенә ышанмыйсыз икән, таныш булмаган телефон шалтыратуларына һәм смс сорауларына җавап бирмәгез, үзегезгә билгеле булмаган интернет-сылтамаларны ачмагыз һәм контактларга керәмәгез. Шулай ук балигъ булмаганнар арасында җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләсе дә актуаль. Балалар белән аралашканда интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда үзең турында мәгълүматны имин урнаштыру мәсьәләләренә аерым игътибар бирергә кирәк. Яшьләр арасында банк карталарын һәм исәп-хисап счетларын үз исеменә рәсмиләштерү аеруча киң таралган, алар ярдәмендә акча урлана. Мондый күренешләрне кисәтү өчен укудан буш вакытта балаларның сыйфатлы ялын һәм мәшгульлеген оештыру, аларның социаль эшчәнлеккә җәлеп ителүен тәэмин итү мөһим: мәнфәгатьләр буенча клублар, спорт эшчәнлеге, иҗтимагый хәрәкәтләр һәм башкалар. Интернет челтәреннән файдаланып балигъ булмаганнарның хокукларын бозуларны кисәтү – мөһим профилактика чарасы.
Раил Шәймәрданов, Саба районы прокуроры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев