Интим зона (юмореска)
Әхмиев сискәнеп уянып китте һәм узган кичтәге Яңа ел тамашасы күз алдына килүдән, хәрәкәтсез ятты
Әхмиев сискәнеп уянып китте һәм узган кичтәге Яңа ел тамашасы күз алдына килүдән, хәрәкәтсез ятты. Башында: “Кыланмышым болай гына калмаячак, нидер эшләргә кирәк”,– дигән уй кайнады. Берничә минуттан ул чиста кәгазь битенә текәлеп өстәл артында утыра иде. “Инспекция начальнигы Гали Вәлиевичка бүлек мөдире Әхмиевтан аңлатма,– дип яза башлады ул.– Кичә уен барышында, онытылып китеп, хатыныгызның, юк, тормыш иптәшегезнең интим зонасына..., юк, болай килешми, ялгыш җиренә кагылганым өчен..” Әмма Әхмиевка “ялгыш җир” дию дә ошамады һәм ул аңлатманы ничек дәвам итәргә белми тукталып калды. Җитмәсә йокы бүлмәсеннән чыгып киерелгәндә Җәмиләсенең күзе нәкъ “интим зона” дигән сүзгә төште. “Нәрсә, интимны кәгазьгә генә язарга калдымыни?– диде ул киная белән.– Рәтең беттемени?”
Әхмиев бу сүзләргә бик нык гарьләнеп, Яңа ел корпаративында үзе оештырган эротик уен вакытында шефның хатынына кулын артык озайтып җибәрүе, моны Гали Вәлиечның күреп калуы һәм күзенең агы белән каравы, эшне болай гына калдырмаячагы турында сөйләргә мәҗбүр булды. ”Ә-ә, әле шулаймени! Бүген-иртәгә зам булырга тиешле ир чит хатыннарның интим зонасына кагылып йөримени?! Әле шуны сөйләп тә торамыни. Күрсәтәм әле мин сиңа! – дип зәһәрләнде күзләренә яшь бәреп чыккан Җәмилә.– Күрсәтәм...”
Бераздан кулына дәфтәр һәм ручка тоткан Җәмилә дә өстәл артында утыра иде. “Тәк-тәк, ЗАГС начальнигының фамилиясе ничек әле?”– диде ул яшьләрен сөртеп.
Шулвакыт кесә телефоны шалтырады. “Ул!– дип коелып төште эротик уен остасы.– Беттем...”
–Ничек кәеф, баш чатнамыймы?– диде Гали Вәлиеч көр тавыш белән.– Карале, Әхмиев, урман буенда куян эзләре күбәйгән. Чыгып кермибезме? Көне дә шәп.
Ау дигәндә ут керергә әзер шефына Әхмиев тотлыга-тотлыга: “Э-ээ, яр-р-ар-р”,– дип кенә әйтә алды.
–Беттем,– дип үзалдына кабатлады ауда ялгышлык белән җан кыючыларга судның гуманлылык күрсәткәнен яхшы белгән Әхмиев.– Башыма җитәчәк, үчен алачак. Үзе шартлы җәза белән котылачак. Беттем...
Көл төсенә кергән Әхмиев, дер-дер килеп, ауга, дөресрәге, дөньядан китәргә әзерләнә башлады. Аерылышу турында гариза язуынннан туктамаган Җәмиләсеннән бәхиллек сорады, хезмәт хакыннан азлап-азлап яшереп җыйган йөз меңне дә алдына китереп куйды. Эчке киемен алыштырды. “Полициягә хәбәр итәрсең бәлки”,– диде шөбһәгә төшкән хатыны.
“Алар эш узгач килә. Башта атып үтерсен инде”.
Әхмиев тагын нидер әйтмәкче иде – кабат телефоны чылтырады. “Мин монда уйладым да, ауга синең урыныңа кандидат Зөбәеровны алырга булдым. Карьерага лаекмы – экстрим күрсәтер. Замым булуың белән котлыйм. Мәсьәлә югарыда хәл ителгән”,– диде Гали Вәлиеч хуҗаларча. Шунда Әхмиевның күңелен “димәк, шеф берни күрмәгән” дигән аңлатып булмаслык рәхәт уй биләп алды. Берничә минуттан аңлатма да, язылып бетмәгән гариза да чүп чиләгендә иде. Әхмиев акрын гына тормышка кайтты, аңа бүтәнчә күрмәячәк йөз меңе генә бик кызганыч тоелды.
Фәнил Мәүлетов.
"Татарстан яшьләре". 28.12.2018.
Фото https://ru.freepik.com/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев