“Җиңү поезды” килде әйләнеп
Шәмәрдәнлеләр мемориаль “Җиңү поезды»н каршы алдылар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 23 апрельдә Түбән Новгород шәһәреннән кузгалган поезд 6 майга кадәр Горький тимер юллары магистрале буйлап узды. Барлыгы 45 станцияне үз эченә алган маршрутта тантаналы чаралар һәм бәйрәм концертлары оештырылды.
“Җиңү поезды”н каршыларга шәмәрдәнлеләр белән бергә, күпләгән райондашларыбыз да килде. Шәмәрдән тимер юлы тарихи вакыйгаларның истәлекләрен саклаучы, сугыш китергән афәтләрнең шаһите булган урын. Әлеге станциядән күпме ир-егетләребез Ватанны сакларга китә, күпмесе кире шушы юллардан әйләнеп кайта. Ә бик күпләргә кире кайтырга насыйп булмый. Бу көнне дә килеп җитүен хәбәр иткән паровоз тавышыннан дәһшәтле сугышның бар ачысын үз иңнәрендә күтәргән өлкәннәр күз яшьләрен тыя алмады. Бу тавышта сугыш афәтенең бар сагышы, михнәте чагыла кебек иде. Бәйрәмчә бизәлгән поездны тартып баручы легендар “Л-4302” паровозын халык уратып алды. Аның составында сугыш чоры техникасы күргәзмәсе, санитар, җылылык, кыр кухнясы урнашкан вагоннарны да күрергә мөмкин иде. “Җиңү поезды” һәм аның мөхтәрәм пассажирлары – тимер юл ветераннарын, җитәкчеләрне Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы оркестры каршы алды. “Чара тарихи хәтерне, патриотик традицияләрне саклау максатыннан Россия тимер юллары акционерлык җәмгыяте тарафыннан оештырылды. Җиңүчеләр буынына олы хөрмәт. Сугыш чорында илгә җиңү китерүдә тимерьюлчыларның роле зур булган.
Илебезне һәм Армияне тәэмин итү өчен 20 миллион вагон төялгән, 440 мең эшелон күчерелгән. Ул бүген дә үзенең юлын дәвам итә. “Җиңү поезды” – буыннар арасындагы күпер ул. Әлеге акция бер яктан сугыш ветераннарының батырлыгын искә төшерсә, шул ук вакытта яшь буын өчен Бөек Җиңүнең бәһасен аңлатып тора”, –диде Горький тимер юллары начальнигы урынбасары Сергей Шагалов үзенең чыгышында. Митингта катнашучыларны район башлыгы Рәис Миңнеханов сәламләп, Бөек Җиңүнең 80еллыгы белән тәбрикләде.
”Ун ел элек, Бөек Җиңүнең 70 еллыгында да “Җиңү поезды”н каршы алган идек. Райондашларыбыз сугышта да, тылда да Бөек Җиңү өчен үзләреннән зур өлеш кертәләр. Сиксән ел эчендә булган үзгәрешләр – ул сезнең тырышлык, бердәмлек нәтиҗәсе. Киләчәктә мондый афәтләрне күрергә язмасын. Бердәмлек булганда бөтен хыяллар тормышка ашачак. Горький тимер юллары җитәкчелегенә әлеге истәлекле, тарихи яктан әһәмиятле чараны оештыруларына зур рәхмәтемне белдерәм”, – диде район башлыгы.
Тантаналы чарада Казан территориаль идарәсе буенча тимер юл начальнигы урынбасары Александр Черемнов, Горький тимер юлында Россия тимер юлчылар һәм транспорт төзүчеләре профсоюзының юл территориаль оешмасы рәисе урынбасары Виктор Кузнецов, Горький тимер юллары ветераннар советы җитәкчесе Евгений Маралов һәм башка рәсми затлар булды. Горький тимер юллары ветераннары һәм хезмәткәрләренең хәрби рухтагы чыгышлары, “Үлемсез полк” аша сугыш чорының бар дәһшәте, солдатларның батырлыгы тасвирланды.
“Мин сугыштан соң, 1947 елда туган булсам да, авырлыкларны күп күрдек. Ашарга да җитмәде, әти-әнигә алты бала булдык. Колхозда да, өйдә дә тырышып көч куйдык. Әтием сугыш чорында паровозда эшләгән. “Паровоз ягып кыш көне Ташкентка кадәр 15әр көн бара идек. Ягарга утын да, күмер дә калмый. Ничек исән калганбыздыр”, – дип сөйли иде. Ул сугыштан яраланып кайтты. Бүгенге паровозны күргәч тә әтинең сөйләгәннәре искә төшеп, йөрәкне тагын бер кат кузгатты. Әти Шәмәрдән станциясен узганда әнигә 1 ипи, 1 кап тоз атып китә торган булган. Әни шунда менеп яртышар көн әтине көткән. Әле ул ипине күрсәләр, тагын үзеңнән талап алалар иде”, дип сөйли иде әнием. Бүгенге чараны да бик матур, истәлекләр яңарырлык итеп оештырганнар. Безгә, өлкәннәргә барын да искә төшерде”, – дип сөйли Фирая апа Закирова.
Тимер юл ветераннары – поезд машинистлары Илгиз Шәйхелисламов һәм Альберт Гыйльметдинов өчен дә “Җиңү поезды”н каршы алу аеруча үзенчәлекле. Чөнки икесенең дә армиядән соңгы тормышлары тимер юл белән бәйле. Илгиз Шәйхелисламов тимер юлга – 25, Альберт Гыйльметдинов 40 ел гомерен багышлаган. “Шәмәрдән станциясе изге урын, безнең горурлык ул. Поезд үткән саен күңел канатланып куя. “Җиңү поезды”н каршы алу аеруча дулкынландыра”, – диләр ветеран тимерьюлчылар. Бу көн күңелләрендә үзләренең хезмәт еллары хатирәләрен кузгатса, шулай ук әтиләре – Бөек Ватан сугышы ветераннарының истәлекләре дә яңара.
“Лаеклы ялга чыккач, 2011 елда Шәмәрдәнгә әтием нигезенә кайтып урнаштым. Кызганыч, ул сугыш турында күп сөйләргә яратмый иде. Бәлки күңел яраларын кузгатасы килмәгәндер. Әтием дә шушы станциядән сугышка киткән. Мин 23 яшемдә иң яшь поезд машинисты идем. Җәй көне пассажир, кыш көне йөк ташу поезларында эшләдем. Елдан-ел квалификацияне арттыра бардым, бөтен төр поездларда да йөреп, бик күп Мактау кәгазьләренә лаек булдым”, – ди Почетлы тимер юлчы исеменә лаек булган Альберт Гыйльметдинов.
Бәйрәм митингы хәрби-патриотик җырлар, матур биюләр белән дәвам итте, тантаналы өлештән соң паровозның көчле гудогы кире үзенең пассажирларын җыйнап, юлга кузгалды.
Бәйрәмнән ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев