Җиңүгә рух өстәп торыйк!
Районыбыз башлыгы махсус хәрби операциядә катнашучы солдатларга гуманитар ярдәм озата барды
Бүгенге көндә махсус хәрби операция зонасында мобилизацияләнеп һәм контракт нигезендә Саба һәм Теләче районнарыннан барлыгы 550 ир-егет хәрби бурычын үти.
Алар белән ныклы элемтә урнаштырылган, хәрби операция башланганнан бирле Сабада, һәр авыл җирлегендә махсус штаблар оештырылып, предприятие-учреждениеләр, иҗтимагый оешмалар, эшмәкәрләр, волонтерлар, гомумән, районыбыз халкы фронт өчен әһәмиятле булган әйберләрне туплауда зур активлык күрсәтә. Бу исә районыбыз халкының бердәм һәм бергә булуын тагын бер кат раслый.
20-26 октябрь көннәрендә Саба һәм Теләче районнарыннан 12 кешелек делегация – ТР Дәүләт Советы депутаты Нәҗип Хаҗипов, муниципаль район башлыклары Рәис Миңнеханов, Айрат Фәтхуллин, Теләче һәм Саба районнары хәрби комиссары Фәнис Закиров һәм башка вәкилләр махсус хәрби операция зонасында булып, Луганск һәм Донецк Халык Республикаларында, Херсон өлкәсендәге хәрби частьларда мобилизация белән чакырылган һәм контракт нигезендә хезмәт итүче якташ ир-егетләребез белән очраштылар һәм чираттагы гуманитар йөкне тапшырдылар.
“Хәрбиләр белән һәрвакыт ныклы элемтәдә торабыз. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм йөген алып баруда 7нче тапкыр катнашам. Моңарчы гуманитар ярдәмне Луганск, Херсон ягына озата бара һәм мөмкин кадәр эчкәрәк керергә тырыша идек. Хәзер кайбер частьларга керү мөмкинлеге юк. Бу юлы алдан ук егетләрнең һәрберсен шәхси күреп кайтырга дигән максат куеп юлга кузгалдык. Шуңа да үзләре белән алдан безнең янга арткарак чыгып торырга сөйләштек һәм гуманитар ярдәмне һәрберсенең кулына тапшырырга тырыштык. Аерым алганда, Луганск өлкәсенең Угледар, Северодонецк һәм Донецск Халык Республикасының Авдеевка, Макеевка, Волноваха һәм башка шәһәрләрдә урнашкан хәрби частьларда, егетләребез хезмәт иткән 10лап ноктада булдык. Ике районнан бергә җыйналган 20 тонна гуманитар ярдәм алып барылды.
Анда төзелеш материаллары, кышкы киемнәр, газ баллоннары, шәхси гигиена әйберләре, азык-төлек, адреслы посылкалар, аккумуляторлар, генераторлар, мотоцикл, машина һәм башка фронт өчен күп төрле кирәкле әйберләр тупланган иде. Бер атна юлда йөреп кайттык. Егетләрнең сугышчан рухлары көчле, сезне күргәч, өйгә кайткандай булдык диделәр, зур рәхмәт сүзләре белдерделәр”, – дип сөйли хәрби комиссар Фәнис Закиров.
Дәвамын газетадан укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев