Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөгерү көне берләштерә

Бүген Бөтенроссия йөгерү көне «Милләтләр кроссы” уңаеннан иң масштаблы спорт чарасы үткәрелде

 Бүген  Бөтенроссия йөгерү көне "Милләтләр кроссы” уңаеннан  иң масштаблы  спорт чарасы үткәрелде. Кросс ел саен  яше һәм физик әзерлек дәрәҗәсенә карамастан, спортка битараф булмаган меңләгән кешеләрне берләштерә. Быел районыбызның спорт сөючеләре «Милләтләр кроссы»нда көчләрен  “Аргамак” картодромында сынады. Ярышларда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрдән   алып 60-70  яшьлекләр  дә  катнашты.

Җиңүчеләр һәм призерлар: Җиңүчеләр һәм призерлар:

Малайлар арасында 1-2 кл:

1 урын Галимҗанов Инсаф

2 урын Нигъмәтҗанов Алмаз

3 урын Хәбибрахманов Зөлфәт

Кызлар арасында 1-2 кл.

1 урын Даминова Азалия

2 урын Хәсәнова Айлина

3 урын Бабнищева Алиса

3-4 кл малайлар арасында.

1 урын Галимуллин Рәсүл

2 урын Ибраһимов Алмаз

3 урын Миннебаев Ислам

Кызлар арасында 3-4 кл.

1 урын Әдһәмова Азалия

2 урын Әкберова Дилә

3 урын Әкбәрова Зилә

Малайлар арасында 5-6 кл.

1 урын Габдрахманов Инсаф

2 урын Вилданов Камил

3 урын Фәтхрахманов Аяз

Кызлар арасында 5-6 кл.

1 урын Әхмәтова Мәрьям

2 урын Әхмәтова Камилә

3 урын Хәбибрахманова Зилә

7-8 кл малайлар арасында.

1 урын Зиннәтуллин Инсаф

2 урын Гарипов Фаил

3 урын Заһидуллин Рөстәм

Кызлар арасында 7-8 кл.

1 урын Латипова Язилә

2 урын Гыйльманова Залина

3 урын Шәйхетдинова Мәрьям

Егетләр арасында 9-11 кл.

1 урын Мирзагалләмов Айзат

2 урын Хәнипов Зөлфәт

3 урын ибраһимовислам

Кызлар арасында 9-11 кл.

1 урын Мөхәммәтшина Ләйлә

2 урын Хәбирова Сабина

3 урын Новикова Ирина

Ирләр арасында:

1 урын Миңнегулов Рушан

2 урын Хуҗин Рамил

3 урын Шакиров Рамил

Хатын-кызлар арасында:

1 урын Рәхимова Фәридә

2 урын Мөбарәкова Алия

3 урын Галимова Сиринә

Иң  соңыннан  стартка  җитәкчеләр басты. Ир-егетләр  арасында I  урынны “Игенче” җәмгыяте җитәкчесе Алмаз Зарипов яулады. Мишә  авыл  җирлеге башлыгы Азат  Гатиятуллин  – II, башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Марат Баһманов II  урында. Хатын-кыз җитәкчеләр  арасында финиш сызыгын 1нче булып мәгариф идарәсеннән Диләрә Хәбибрахманова үтте. “Балалар сәламәтләндерү-белем  бирү үзәге”  өстәмә белем бирү учреждениесе директоры Алсина Галиева –2нче, “Балкыш” халыкка комплекслы социаль хезмәт   күрсәтү  үзәге директоры Гүзәл Закирова 3 урынны алды. Җиңүчеләргә Грамота һәм  акчалата призларыны Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов  һәм башкарма комитет җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары  Марат Баһманов тапшырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев