Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йомырка кабыгын ташлама, ул менә дигән ашлама

Уңган хуҗабикәләр йомырка кабыгын чүплеккә чыгарып ташламый.

Уңган хуҗабикәләр йомырка кабыгын чүплеккә чыгарып ташламый. Составында кальций зур күләмдә булудан тыш, анда кешеләрнең сәламәтлеге, үсемлекләрнең әйбәт үсүе, мул уңыш бирүе өчен кирәкле табигый макроэлементлар — фосфор, калий, магний, натрий минераллары; шулай ук күкерт, цинк, молибден, кобальт, фтор, бакыр, хром микроэлементлары, органик булмаган һәм азотлы компонентлар, витаминнар барлыгы ачыкланган.

Бакчачылар йомырка кабыгының кадерен белә. Онын аш­лама итеп, кәбестә, помидор, борыч, баклажан һ.б. яшелчәләрнең кәлшәләрен күчереп утыртканда, ояларга салып калдыралар. Ул туфракның ачылыгын киметә, структурасын яхшырта. Йомырка кабыгын банкага тутырып, өстенә су коеп, 5-10 көн төнәткәч, 1:3 нисбәтендә су белән сыеклап, бүлмә гөлләренә, бакчадагы чәчәк төп­лә­ренә сибәләр, аны җимеш куаклары да үз итә. Аю чикерткә, каты корт, тычканнар үсемлекләрне харап итмәсен өчен, эре­рәк итеп вакланганын түтәлләргә күмәләр, буразначыкларга тараталар. Кә­бестәләргә, тамыразыкларга лайлачлар зыян китермәсен өчен, әйләнә-тирәләренә бераз гына вакланган йомырка кабыгы сибеп чыгалар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев