Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йомыркалар мартта борынлый

Авыл халкының кышкы ялы акрынлап ахырына якынлаша: кабат тәрәзә төбендә помидор-кыяр кәлшәсе үстерер, каз-үрдәк, тавык-чебеш янында кайнашыр вакыт җитә. Чөнки берсен дә беркем дә китереп бирми. Кибеттән сатып ала башласаң – кыйммәт. Үзең мәшәкатьләнсәң генә. Ә ашарга ите дә, яшелчәсе дә көндәлек кирәк.

Халыкның ихтыяҗын белеп инкубатор хуҗалары бройлерга талоннар сата башлады  инде. Сорау булгач, тәкъдиме дә бар. Сайлавы җиңелләрдән түгел. Помидор орлыгын да тәмле  җимеш бирә торган  сортлысын эзлисең. Бил­геле  инде, беркемнең дә  чир­ләш­кә кош аласы килми. Аннан соң берәүләргә чебинең  тавыгы кирәк, икенчеләр исә әтәчне хуп күрә.

“Без үзебез 10  еллап инде чебиләрне  “Фазуллин”  крестьян-фермер хуҗалы­гын­нан  алабыз,– ди  Олы Нырты  авылында  яшәүче  Гөлназ ханым Гаффарова.– Беренче партияне бер тәүлеклек  чакта  ук  алып  кайтабыз. Әтәчен тавыгыннан аерып сайлаган юк, ничек эләгә инде. Аларның  инкубаторында  үскән  чебиләр нык була,  чирләмиләр. Берсенең дә  үлгәне юк.  Билгеле, тәрбиядән дә  тора. Бройлерларны бер ай яхшы дезинфекцияләнгән,  ягыла торган  мал өендә  үстерәм. Асларына печәннең  вак  чүбен сибәм. Витамин да әле  ул. Ашатуга  килгәндә, алларына 15-20  көн катнаш  азык  куям, аннары юеш  ак ипи дә бирә башлыйм. Рационга йомырка  кабыгы,  сөяк  оны  кергән. Җылы  сарайга 20 көннән  күчерәбез. Бодай пешереп бирәбез һәм инде  кычыткан  чыгуга, көзгә кадәр аннан  өзгән юк. Безнең  үзебезнең дә  клиентларыбыз бар, үскәнен  аларга да сатабыз. Быел да  аласызмы,  чебиләреңнең ите  тәмле була, диләр. Моннан тыш 60лап  каз бәбкәләре  алып үстерәбез. Инкубаторда клиентларга  хөрмәт белән карыйлар, дорфа  сөйләшмиләр. Субсидия  алу өчен  документларны да вакытында  әзерләп бирәләр”. 

Инкубатор-кошчылык станциясе (“Фазуллин” хуҗалыгы) 70 ел халыкка игелекле хезмәттә. Хәзер хуҗалык үзенең корылмалары белән шәһәрчекне  хә­тер­ләтә. Бройлерларны 2022 елдан  яңа инкубатор бинасында  чыгаралар.

“Йомыркаларны Белоруссиядән барып алып кайтабыз.  Хәзер аның бәясе барлык кош комбинатларында бермә-бер диярлек артты. Шулай да халыкның кесәсенә сукмасынга бер көнлек чебиләрне сатуны артык кыйммәтләндермәдек. Йомырка­лар инкубаторга  февральдә  салына һәм март  урталарында  яз кояшы белән бер­гә алар борынлый башлаячак. Клиентла­рыбыз Кукмара, Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Арча районнарында һәм Киров өлкәсендә дә шактый. Малмыждан, Можгадан  килүчеләр  бар”, – ди җитәкче Рамил Фазуллин.

Биредә бройлерларга йорт шартларына туры китереп әзерләнгән ризык бирелә. Антибиотиклар  кулланылмый, пешергән бодай ашатыла, итеннән катнаш  азык тәме  килми. Инкубатор үзенең эшчәнлеген  шәх­си хуҗалыклар тормышы агышына җай­лаштырып  алып  бара. Ягъни  көзгә таба табынын  су кошлары белән тулыландыруга  күчкән  халык  бирегә  каз-үрдәк  сорап килә. Бройлерларны  алар  алыштыра. Былтыр  10  мең үрдәк сатканнар, алай да ихтыяҗны канәгатьләндереп бетерә алмаганнар.

“Үрдәк бәбкәләрен 5 елдан артык Ма­ри Иленнән алып кайтабыз. Узган ел кош гриппы дигән сүз чыккач, фабрикага карантин кертелде. Бәбкәләр ун  көн шунда үсте. Быел тоткарлыклар  булмасын  иде”, – ди бухгалтер Дилбәр Мусина.

Фермер хуҗалыгы Яңа елны тагын  бер корылмага нигез салып  каршылый. Анда кош-кортларга дигән ашлык  сакланачак. Инкубатор станциясе ГМОсыз, экологик  чиста  кош ите белән тулы тәэмин итү өчен җитештерүне даими арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев