Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөрәк җылысын да тарата

Олы Кибәче, Төбәк авылларында хат ташучы булып эшләүче Фәнзия Шакирова халыкка газета-журналлар гына түгел, ә күтәренке кәеф, йөрәк җылысын да өләшә.

Фәнзиянең әлеге җирлектә хат ташучы булып эшли башлавына быел 31 ел тулган. Бу еллар эчендә ничә чакрым ара узарга, нәфис  иңнәренә күпме авырлык күтәрергә, күпме кешегә шатлык-куаныч  китерергә туры килүен үзе чамаламый да торгандыр. 1992 елның 1 гыйнварыннан  –  19 яше тулган көнне почтага эшкә кереп, бүген һәр йортта көтелгән кунакка әйләнгән ул.  

"Фәнзия Шакирова – минем уң кулым.  Яңа елның тәүге көнендә Фәнзия гомер бәйрәмен – 50 яшен дә каршылады.  Мәктәпне тәмамлап, хисапчы белгечлеге алганнан соң хезмәт юлын почтада башлаган, бүгенге көндә дә бернинди өзеклек китермичә эшен дәвам итә. Бүлекчә алдына  газета-журналларга яздыру буенча куелган планнарыбызның 100 процент үтәлүендә Фәнзиянең үз  эшенә бирелгәнлеге ачык күренә. Ул Төбәк авылына тулысынча һәм Олы Кибәче авылының  Гагарин, Октябрь, Карл Маркс урамнарындагы  барлыгы 143  хуҗалыкка хезмәт күрсәтә. Эшендә бик төгәл, гадел, һәркем белән уртак тел таба белә", – ди аның турында  Олы Кибәче почта бүлекчәсе начальнигы Гүзәлия Муллахмәтова.

Хат ташучының эшен барыннан да бигрәк, ул хезмәт күрсәтә торган җирлек халкы бәяли. Олы Кибәче, Төбәк авылларында кем белән генә сөйләшсәк тә, Фәнзия хакында  бары җылы фикерләр генә ишетеп куандык. Озак еллар Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Факия Гатауллина да ул көнне  почтага йомышы төшеп килгән иде. Хат ташучыга хөрмәте зур булуын җиткерде.

"Фәнзияне бала чагыннан бирле беләм. Гади колхозчы гаиләсендә, бик тә тырыш әти-әни тәрбиясендә  туып-үскән бала ул. Зур хезмәт сорый торган һөнәрне башкара. Мәктәпне тәмамлауга һәркөн  авыр йөк күтәреп, һәр йортка газета-журнал белән бергә, пенсия таратып, бик тырышып  хезмәт куя. Ул минем күршем дә әле, бервакыт моң-зарын ишетмәссең. Олыны-олы, кечене-кече итә белә", – ди Факия ханым.

Төбәк авылыннан биш-алты төрле газета-журнал алдыручы Фәния апа Шәнгәрәева да Фәнзиянең хезмәтеннән бик канәгать.

«Фәнзия бик төгәл, җаваплы кеше. Газета-журналларны да, пенсияне дә вакытында тарата. Һәрвакыт ачык күңелле. Зур сумкалар күтәреп өйдән-өйгә  йөрсә дә, эшеннән зарланмый», – ди ул.

Хат ташучы һөнәре бер чорда да җиңелләрдән булмаган. Заманалар үзгәреп, кайбер хезмәтләр заманча технологияләр нәти­җәсендә күпкә җиңеләйсә дә, хат ташучы алдындагы бурыч­лар шул ук калды. Фәнзия Шакированың вазифасы газета-журналлар тарату белән генә чикләнми, коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре, заказлы хатлар өләшә, шуның өстенә төрле көнкүреш товарлары сату да йөкләнгән. Абунә вакыты, бигрәк тә ташламалы бәядән язылу чоры Фәнзия әйткәнчә "урак өсте»нә әйләнә. Замана белән халык та нык үзгәреп, күпләр интернет хезмәтеннән файдаланса да, вакытлы матбугатка язылу планын үтәү  төп бурыч булып кала.

«Эшли башлаган чорларда  минем участокта 160 өлкән кеше бар иде. Пенсия өләшкәндә «булмый», дип елап кайтканым да истә. Шулар белән яшәдем, шулар дип эшләдем, алар белән борчылдым. Газета-журналларга язылмыйлар дип әйтә алмыйм, сигезәр, бишәр басма алдыручылар бар. Җитәкчем Гүзәлия Муллахмәтова белән 24 ел бер-беребезне аңлашып, уртак максатлар белән  эшлибез. Озак еллар почтада эшләвемнең сере дә  – икебез дә бер чор кешеләре,  Гүзәлиянең бик кешелекле, акыллы кеше булуында», – ди Фәнзия Шакирова.

Хезмәте кебек үк гаиләсе дә бик күркәм Фәнзиянең. Капка төпләренә килүгә әлеге йортта тырыш, уңган хуҗалар яшәве анлашыла. Ире Илһам белән ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Илдан белән Инсаф  икесе дә Казан авыл хуҗалыгы институтын кызыл дипломга  тәмамлап, бүген Казан шәһәренең "Водоканал" предприятиесендә  хезмәт куялар. Шакировлар үз көчләре белән зур, иркен йорт салып, өр-яңадан каралты-кура булдырганнар. Абзар тутырып мал-туар асрыйлар.

«Хезмәтемдә дә, тормышымда да төп терәгем –ирем. Почта  эшендә ялгыз гына эшләп тә булмый, һәрвакыт Илһам ярдәмгә килә. Ул «Саба» җәмгыятенең Кибәче филиалында  ветеринария санитары булып эшли, үзенең эшеннән соң  минем белән почта тарата. Улларыбыз да үзебезнең үрнәкне алганнардыр дип ышанабыз. «Бер эштән икенчесенә күчеп йөрмәгез, бер урында эшләргә тырышыгыз, сезнең хезмәт кенәгәгез – сезнең йөзегез», –дип киңәш бирәм балаларга. Мин дә әниләремнең шушы сүзләрен тормыш кыйбласы итеп алып яшәдем. Хезмәт стажым тулып, 55 яшьтә лаеклы ялга чыксам, тагын 10 тапкыр матбугатка яздыру чорын үтәсем бар әле. Аллаһ саулыкны биргәндә әле эшлисе дә, эшлисе",– ди  Фәнзия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев