Йөзә белмәгәннәрне чоңгыл суырып алам дип кенә тора
2 августта Туктар авылы янындагы күлдән 1981 елгы ир-атны коткаручылар килеп җиткәнче ярдан 1,5 метр читтән генә табып чыгарсалар да, гомерен саклап кала алмыйлар...
Челләдә эсселектән котылу чарасы эзләп елга-күл буйларына баручылар күбәйде. Әмма су коену мунчада юыну түгел. Сулыкларда кешене төрле күңелсезлекләр сагаларга мөмкин. Батып үлүең дә ерак йөрми. Әйтик, Шәмәрдәндәге 4нче эзләү-коткару отряды быел үзе хезмәт күрсәткән зонада 5 кешенең мәетен судан алган инде. Шуларның икесе безнең район сулыкларында килеп чыккан фаҗига. Хәл бетеп яки көзән җыерып, су төбенә китә башлаган кешене шул минутта янәшәдә булганнар да бик сирәк очракларда гына коткарып кала ала. Мисалга, 2 августта Туктар авылы янындагы күлдән 1981 елгы ир-атны коткаручылар килеп җиткәнче ярдан 1,5 метр читтән генә табып чыгарсалар да, гомерен саклап кала алмыйлар. Ә 4 августта Кукмара районы Кәркәүч сулыгында баткан 1988 елгы ир-атны водолазлар ярдәмендә эзләгәннәр. “Безнең отряд халык арасында профилактика эшен даими алып бара. Су буйларында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре язылган аңлатылган белешмәлекләр 500дән артык кешегә тапшырылды. Елга зоналарына коенуның тыелганлыгын кисәтүче аншлаглар беркетелә. Кешеләрнең суда батып үлүенә еш кына җиһазландырылмаган урында коену, шулай ук суга исерек килеш керү сәбәпче була. Коену өчен билгеләнмәгән, тирәнлеген белмәгән буаларга кермәскә кирәк. Суда озаклап йөзеп талчыгу нәтиҗәсендә дә тәнне көзән җыеру, сулыш алу туктау, аң югалтулар булуы ихтимал. Сезнең янәшәгездә су коенганда бәхетсезлеккә тарыган кешеләр күзәтелсә, коткару хезмәтенә (112) хәбәр итегез. Су коену сезоны кыска. Шушы чор якыннарыбыз өчен гомерлек хәсрәткә, үкенечкә әверелмәсен дисәк, бер-беребезгә бик тә игътибарлы булыйк”, – дип кисәтә отряд начальнигы Дамир Хәлиуллин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев