Ипи ничек үсә?
Сабаның «Әллүки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне иген-икмәк үстерүчеләр хезмәте белән таныштырдылар.
«Икмәк безнең байлык» тематик атналыгы кысаларында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр янында Саба Агросәнәгать хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова чакырылган иде.
Гөлназ ханым балаларга агроном һөнәре турында сөйләде. Балалар агрономның нинди хезмәт башкаруын, киләчәк уңышны ничек планлаштыруын белделәр. Икмәк үстерү- җиңел хезмәт түгел. Бу процесста бик күп кеше һәм техника катнаша икән. Балалар да кечкенә бөртекнең нинди озын юл үткәнен, ипи үстерү өчен күпме кеше хезмәт куйганын ишеттеләр. Соңыннан балалар үзләре дә әти-әниләре белән ничек яшелчә утыртулары, уңыш җыюлары турында мавыгып сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев