Җир эшкәртү - уңыш нигезе
Игенчелектә төп һәм иң беренче фактор – чәчүгә туфрак әзерләү
Бу көннәрдә район хуҗалыкларында елның соңгы агротехник чарасы – җир эшкәртү бара.
Әйтәсе дә юк, күп хезмәт һәм вакыт сорый торган, һава шартларына бәйле чара. Гектар куам дип тизлекне арттыра алмый механизатор – агрегат кына сафтан чыгачак. Хәер, 40-45 сантиметр тирәнлектә җирнең кызыл балчыкка кадәрге катлавын кузгатып баручы төрәннәр моңа мөмкинлек тә бирми. “Игенче”җәмгыяте уңганнары да җир эшкәртүдә шушы алтын кагыйдәгә таяналар. Җир эшкәртүгә иртәнге 6дан 7 техника чыга. Аралары бер-берсеннән ерак булуга карамастан, хуҗалыкның баш агрономы Нияз Галиев барысы янына алып барырга вакыт тапты.
Беренче тукталышны Айзат Сәмигуллин эшләгән 30 гектарлы кырда ясадык. Җирне “К-742М” тракторына тагылган “ПЧ-4,5” агрегаты белән эшкәртә. "Игенче"гә майда гына күчкән идем. Язгы чәчүнең башыннан алып ахырына кадәр катнаштым. Техника ватылмады. Чәчүләр беткәч, БДН тырмасы тактым. Таңнан алып кичкә кадәр кырда без. “К-742М” “Кировец”ның яңа моделе. Вак-төякләрен үзебез ремонтлыйбыз. Инженерлар запчасть белән тәэмин итә. Яңгыр яумаганлыктан, быел җир катырак. Тракторга барыбер сиздерә. Коры булгач, авырдан бара. Басу узган ел тирәйтелгән яисә культивация белән генә эшкәртелгән булырга мөмкин. Шуңа карап техниканы йөртәбез. Әйтик, Эзмә артындагы кырда трактор буылып бетә иде", – диде механизатор агроном белән бергә агрегатның өтергесе (долото) тирәнлеген үзгәрткән арада.
Җир эшкәртү – туфрак өслеген көпшәк халәттә тоту, чүп үләннәренә, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш, су һәм җил эрозиясен булдырмау, мул уңыш алу өчен дым һәм башка кирәкле элементларны арттыру, уңдырышлылыкны торгызу процессларын көчәйтү һәм чыгымнарны янга калдыру максатын күздә тота. “Безнең өчен туфрак кәсле калса, яхшырак. Вакланып бетмәскә тиеш. Әгәр дә кәс калмый икән, җир яз көне тыгызлана, ләм булып утыра. Кыр эшләре вакытында тырма ләмнең өстеннән сызып кына барачак. Кәслерәк туфрак тыгызланмый”, – дип аңлатты Нияз Галиев. Айзат Сәмигуллин эшкәрткән мәйданда киләсе елда люцерна чәчеләчәк.
Икенче тукталышта Иләбәр егете Дамир Каюмов белән очраштык. Ул туфракны “МТЗ-1221”гә тагылган “Сибирский стойка” агрегаты белән эшкәртә иде. Калаксыз сабан 25-28 сантиметр тирәнлеккә керә һәм чүп үләннәренең тамырын кисеп бара. Дамир көнгә 7-8 гектар җир эшкәртә. Аннан шактый читтәрәк – 80 гектарлы кырда "Кировец-701” тракторында эшләүче Ришат Тимергалиев туфрак йомшарткыч “ПРБ” агрегат аскы катлам җирне бераз күтәреп кенә куя. Өстәге камылның 60 проценты сакланып кала, бу исә су-туфрак эрозиясе булдырмас өчен җитеп ашкан. “Өч көнгә дип тракторга утыртканнар иде. Сенаж салган вакыт. Элекке хуҗасы 3 көн түгел, өч айдан соң да килмәде. Шуннан соң 19 ел узды”, – ди Ришат үзенең стажы турында. Ул һаман да күп вакыт траншеяда сенаж таптауда эшли. Җир эшкәртүгә терлек азыгы әзерләү төгәлләнгәч кенә чыга. “Кул артында артык агрегат өелеп тормый. Ниндие бар, барысын да кырга чыгарырга тырышабыз. Егетләр белән даими элемтәдә. Алар сөрү тирәнлеген басуга карап көйлисен үзләре дә белә. Барып чыкмастай кырны тирән эшкәртәм дип агрегат ватудан мәгънә юк. Нормадан чыгып хезмәт хакы түләү дә, сынган детальне алыштыру да акчага килеп терәлә. Шуңа хезмәтне экономияне исәпкә алып оештыру турында уртак фикергә киленде”, – ди Нияз Галиев.
Агроном Шекше бригадасы ягында җир эшкәртүче Расим Сәгыйтов, Альберт Мәҗитов, Минтимер һәм Исмәгыйль Газизовлар янына да алып барды. Барысы да ышанычлы, универсаль механизаторлар. Быел Расим Сәгыйтовка зур егәрлекле “Нью Холланд” тракторы биргәннәр. Язгы чәчүгә чыккан, хәзер дискатор агрегаты тагып тарихи Калатау өстендә кыр иңли. Минтимер һәм Исмәгыйль Газизовлар да эштә 37-39 ел дәвамында тупланган тәҗрибәләренә таяналар. Альберт Мәҗитов “Т-150” белән көнгә 10 гектар туфрак эшкәртә. 1983 елгы тракторда 12 ел эшлим. Сенаж таптыйм, ташыйм, 8 ел үсемлекләрне химикатлар белән эшкәртәм. Көзен туңга сөрәм. Хезмәт хакын вакытында түлиләр. Гомумән, тормышны иркен алып барып була “, – ди Альберт.
Хуҗалыкта сөрү җирләренең 1245 гектары тирәнәйтелеп, 2313 гектары өске катламны йомшарту алымы белән эшкәртелгән. Аңа кадәр 2200 гектарда камылны кистерү (лущение) агротехникасы үткәрелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев