Ирешелгәннәр белән канәгатьләнмәскә!
“Игенче” дә сөт җитештерүне 15 процентка арттыру планлаштырыла
“Игенче” дә сөт җитештерүне 15 процентка арттыру планлаштырыла
Агымдагы атнада авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 2023 елда башкарылган эшләргә хисап тоту җыелышлары башланды. Традициягә кергән чарага старт район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашында “Игенче” җәмгыятендә старт бирелде. Шекше мәдәният йортына 160 эшче-хезмәткәрне чакырганнар иде.
“Игенче” – 5711 гектар сөрү җирләре булган зур хуҗалык. Шуның 2523 гектарында бөртекле культуралар игелә. Туфрак уңдырышлы булсынга аны тукландырырга кирәк. Кызганычка каршы, ашлама бәяләре ел саен кыйммәтләнә. Хуҗалыкның баш агрономы Нияз Галиев чыгышында әйтелгәнчә, 2020 елда һәр гектарга тәэсир итүче матдәләрдә 80 килограмм ашлама кертелгән булса, былтыр шул сәбәпле, 43кә генә калган. “Уңайсыз һава шартларында, чәчүдән алып, уракка кадәр, барлык агротехника чаралары үтәлде. Һәр гектардан 25,2 центнер уңыш алынды. Язгы бодай 613 гектарда игелеп, рентабельлелеге 35,2 процент тәшкил итте. Көзге арыш белән солының үзкыйммәте сату бәяләреннән кимрәк чыкты, ягъни зыянга эшләде. Бөртекле культураларның рентабельлелеге 11,8 процент булды”,– диде белгеч. Терлекләргә сенажны күрше республикага чыгып та әзерләү хисабына бер баш малга 27,6 центнер азык берәмлеге тупланган. Сыйфаты тиешле таләпләргә җавап бирә.
Баш инженер Ильяс Әскәров игенче-механизаторларның хезмәт күрсәткечләренә тукталды. Хуҗалыкта тракторчы кадрлар белән проблема килеп чыкмаган. Шуның нәтиҗәсендә кыр эшләренә барлык төр техника вакытында әзерләп куела. Смотр-конкурсларда районда 1нче урында баралар. Терлекчелектә миксер белән азык кертүче тракторларның да һәрчак төзеклеге аеруча мөһим. Аларсыз эш бармый. “Рәис Хәбибуллин белән Зөлфәт Сафин, шулай ук Радик Мамурзаев (JCB үзтөягече), Ранис Гыйматов (МТЗ-1221) елга 310-355 көн хезмәттә булдылар. Т-150 тракторын йөртүче Фәрит Хәйретдинов та техникага бик җаваплы карый. Җир эшкәртүдә, кырга органикага чыгаруда ватылмый эшли. Стажлы механизатор Илгизәр Галимбековның да, лаеклы ялда булуына карамастан, тапшырылган эшне беркайчан да өзгәне юк. Былтыр да 215көн эштә катнашты”,– дип сөйләде инженер. Хуҗалыкның махсус техникасы башка хуҗалыкларга да ярдәмгә килә. Әйтик, былтыр алынган автокран кассага 2,16 миллион сум акча керткән.
“Игенче”леләрнең 2023 елдагы эшчәнлегенә һәм бишьеллыкка тулы анализны хуҗалык җитәкчесе Алмаз Зарипов ясады. Башкарылганнар 86 терлекченең һәм 88 игенче-механизаторның хезмәт нәтиҗәсе. Кыр эшләре вакытында 9 студент ярдәмгә килгән, җәйге каникулда 22 укучы эштә катнашкан. Җитештерү динамикасы уңай саннар белән характерлана. 2018 елда бер сыерга 6331 килограмм сөт савылса, былтыр хуҗалык 10 мең чиген узды. Шушы чорда ит җитештерүдә 2036 центнерга, бозаулар алуда 218 башка үсеш тәэмин ителгән. Акча кереме, шулай ук хезмәткә түләү дә биш ел эчендә ике тапкыр арткан.
2023 елда 83,834 миллион сумлык (шуның эчендә лизинг бәясе 64,5 млн) техника алынган, 84,66 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган. Эзмә авылында күп еллар ташландык хәлдә торган көнкүреш йорты бинасын да яңартып куйдылар.
“Чыгышларда байтак саннар китерелде. Болар артында зур хезмәт ята. “Игенче” барлыкка килгәненә 8 ел бик тиз узып китте. Аңарчы хуҗалыкның нинди хәлдә икәнен үзегез беләсез, чөнки күбегез монда хезмәттә булды. Кыскасы, хәлләр бик хөрти, алгы планда хезмәт хакы түләү иде. Башка проблемаларны хәл итү турында уйланылмады. Рәхмәт, тырыштыгыз. Бер ел да гына күпме үзгәреш. Гел яңалыкка омтылу. Шулай да кем алдынгы, эшне шуның белән чагыштырып оештырырга кирәк. Димәк, тырышасылар әле алда. Игенчелектә бик нык күтәреләсе бар. Иң мөһиме, берегезне-берегез белән аңлашып эшләү. Киләчәктә зур уңышлар була күрсен”, – диде Рәис Миңнеханов һәм сүзен алдынгыларга Рәхмәт хатлары тапшыру белән төгәлләде.
Җыелышта катнашучыларның барысы да акчалата премияләр алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев