Җирләр ташландыкка әйләнмәсен
Кемнеңдер авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җире бар икән, ул үз максатында файдаланырга тиеш. Әлеге өлкәдә таләпләр катгыйлана бара.
Агымдагы атнада бу хакта Саба мәдәният йортында җир кишәрлекләре тоткан крестьян (фермер) һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар башлыклары катнашында эшлекле сөйләшү булды.
“Хәзерге вакытта Россия Федерациясендә җир һәм милек мөнәсәбәтләрен тәртипкә салу бара. Районда бу өлкәдә нинди проблемалар бар – аларын чыгыш ясаучылар әйтеп китәрләр. Шуның нигезендә тәкъдимнәр бирелер. Киләчәккә яңа таләпләр куела башлагач, сез аннары, шулай булды әле, дип барыбер безгә киләчәксез. Шуңа күрә кимчелекләрне алдан барларга, җир мәсьәләсендә проблемалар тумасын өчен бүгеннән тиешле нәтиҗәләр ясарга кирәк”, – диде район башлыгы Рәис Миңнеханов үзенең кереш сүзендә.
Киңәшмәдә катнашучылар иң элек Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча җир күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы Рәүф Исмәгыйлевны тыңладылар.
“Авыл хуҗалыгы җирләрен контрольдә тоту безнең өстә. Биш районга хезмәт күрсәтәбез. Җир ул эшләргә тиеш. Шуңа да карамастан, кайбер районнарда алынган җирләр шул килеш ята. Моның сәбәбе җиргә кертелгән мараторий белән дә бәйле.Быел законнар үзгәрде. Эшкәртелми яткан җирләрнең хуҗаларына кисәтү ясыйбыз. Шуннан соң да үзгәреш булмаса, без инде күрсәтмә бирәбез. Закон үзгәргәнче алай эшли алмый идек. Аның срогы бар. Бер яки ике ай булырга мөмкин. Күрсәтмә үтәлмәгән очракта эш судка җибәрелә. Җәмәгать судьясы шәхси затларга – 10-20 мең, вазифа биләүчеләргә 30-50, юридик затларга 100-200 меңгә кадәр штраф сала ала. Эш аңа барып җитмәсен өчен, эшкәртелмәүче җирдән баш тартырга яки арендага бирергә яисә сатарга кирәк. Саба районында Кәримов шәхси ярдәмче хуҗалыгына һәм КФХ Насыйбуллинга кисәтү бирелгән иде. Таләпләр үтәлмәгән очракта икесенә дә предписание биреләчәк”, – диде инспектор.
Аның әйтүенчә, фермерлар һәм ЛПХларның җирләренә Сабантуйларга кадәр контроль чаралар үткәреләчәк. Җирнең бер башын гына карап китәләр, икенче башы эшкәртелми бит дигән сигналлар да исәпкә алыначак. Күпьеллык үлән участокларының да үз критерийлары бар. Әгәр аны чүп үләннәре басып китә башлаган икән, бу җирдән файдаланмау билгесе булып торачак.
Россельхознадзорның фитосанитар, ашлык сыйфаты күзәтчелеге һәм орлыкчылык контроле бүлеге дәүләт инспекторы Мөдәррис Фәттахов республикада карантин чүп үләннәренә бәйле вәзгыятьнең торышы белән белән таныштырды. Чыгыштан күренгәнчә, 2024 елда республикада 50 яңа карантин фитосанитар зона билгеләнгән. Нурлат, Аксубай, Алабуга, Чүпрәле, Чирмешән районнарында агрохимик чараларга бирешмәүче амброзия, алтынсыман бәрәңге нематодасы табылган. Сабада мыеклы нарат коңгызы, себер ефәк күбәләге ачыкланган.
“Тикшерү эшләре алып барыла, карантин объектлар күбәя. Саба районында 2024 елда квадрокоптер белән 1500 гектарда тикшерү үткәрелде. Быел 70 процент мәйданнар колачланыр дип көтелә. Карантин чүп үләннәре орлыклары эләкмәсен өчен чәчүлек симәнәне тикшерү зур хуҗалыклар, вак фермерлар өчен дә бертигез таләп. Ул сезнең мәнфәгатьләрдә. Ашламаларның “Сатурн” программасында каян алынуы, исәпкә куелуы, кайсы басуда кулланылуы турында мәгълүматы булырга тиеш”, – дип аңлатты Мөдәррис Фәттахов.
Җире булган кеше техника, тагылма машиналар да тота. Районда алардагы трактор, арба, комбайннар саны меңнән арта. Аларга куелган таләпләр белән дәүләт техник күзәтчелегенең Саба районы бүлеге начальнигы Ильяс Ибраһимов таныштырды. Район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү бүлеге начальнигы Ринат Нигъмәтҗанов кече фермерларның һәм шәхси ярдәмче хуҗалык башлыкларының үзләрендә җирләрдән алынган уңыш турында хисап бирү эшен тәртипкә салу зарурлыгына басым ясады. Соңыннан киңәшмәдә катнашучыларның сорауларына җавап бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев