Иртәгәге көн белән яшәргә кирәк!
Районыбызда 200дән артык мәдәният хезмәткәре эшли
Бүген мәдәният хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Әлеге дата календарьга 2007 елда кертелә һәм миллионлаган кешенең көтеп алынган көненә әверелә. Һөнәри бәйрәм уңаеннан мәдәният бүлеге начальнигы Рөстәм Фидаил улы Заһидуллин белән әңгәмә кордык.
–Мин мәдәният хезмәткәрен гел хәрәкәттәге чаптар ат белән чагыштырам, – дип башлады сүзен җитәкче. – Атны арканлап куйсаң, ул шул урынны таптап бетерәчәк. Анда тиз генә печән дә үсмәячәк. Тик яткан таш да мүкләнә һәм ул беркемгә дә кирәк түгел. Тәгәрәгән таш шома була, ялтырап тора. Йөргән аякка юнь иярә, диләр. Мәдәният хезмәткәре дә бүлмәсендә утырмаска, халык арасында булырга, мәгълүмат җыярга тиеш. Театр уйныйбызмы, җирле дәрәҗәдә чара үткәрәбезме – чаптар ат кебек чабарга кирәк.
–Димәк, кадрларның һөнәри әзерлеге мәсьәләсе беренче урынга чыга.
–Нәкъ шулай. Шундый сыйфатларны булдырырга кирәк. Хәзер шартлар бар. Мәдәният учаклары иркен, җылы, якты, концерт костюмнар җитәрлек, күбесендә бәдрәфләр эчке якта. Сүз дә юк, мәдәнияттә проблемасыз заманалар булмаган. Кайсы чорны алсаң да. Мин 70нче еллардагы район газеталары белән таныштым. Кайсыдыр клубка күмер кайтмаган, ноябрь җитүгә карамастан, утын әзерләнмәгән, тәрәзәсе ватык, ишектә йозак тора... Халык шул хакта язган. “Культура оешмалары нигә культурный түгел?” исемле мәкалә дә басылган. Клуб җыештырган өлкән буын әбиләре, идәндәге балчыкны көрәп ала идек, дип сөйли. Хәзер сөртеп кенә чыгасы. Иртәгә исә клубларга робот тузан суыргычлар гына кирәк булачак. Замана шуңа бара. Гомумән, кадрлар беренче номерлы проблема. Аларны заводта да ясамыйлар, алма агачында да үсми. Кадрларны район башлыгы табар яисә министр кайтарыр әле дигән уй булырга тиеш түгел. Һәр хезмәткәрнең, авыл клубында эшлиме ул, китапханәдәме, үзе урынына әзерләп калдырырлык кешесе булуы бик тә мөһим. Мин китсәм, монда беркем дә эшләми, дигән фикер белән килешәсе килми. Мәдәнияттә 30-35 ел эшләүнең ахыргы нәтиҗәсе – үзеңә алмаш табу. Үз һөнәреңә яшьләрдә кызыксыну уята алганда гына артыңда эшеңне дәвам итәргә торучы табылачак.
Мәдәният хезмәткәрен моннан тыш юлсыз җирдән акрын гына баручы машина белән чагыштырам. Җил дә уңай, су да каршы акмый. Әмма газны киметергә ярамый, тәгәрмәчләр бер урында әйләнә башлый. Аккош чуртан, кысла хәлендә дә каласы түгел. Шунысына өметләнергә кирәк: алда безне барыбыр коры юл көтәчәк. Безгә иртәгә килеп чыгуы мөмкин прооблеманы хәл итү турында бүгеннән кайгырту шарт.
–Димәк, бүгенге көн белән генә яшәргә ярамый.
–Һичшиксез, шулай. Ел ахырында музей ачарга җыенабыз. Эш бара. Ул экспонатлар тутырылган склад ролен үтәүче бина түгел, ә интерактив, электрон җиһазландырылган, ягъни иртәгәге көн белән яшәүче музей булачак. Ул яшьләрне дә үзенә тартачак. Былтыр 100 миллионга якын акча тотып, бик зәвыклы итеп китапханә ремонтланды. Быел Иштуган мәдәният йортын капиталь төзекләндерү башланды. Ремонтка Олы Нырты, Яңа Мичән мәдәният йортларының смета документларын әзерләп бетердек. Тагын 25 объектның документациясе әзер. Барлык авыллардагы клубларны эчке бәдрәфле һәм сулы итү район программасы тормышка ашырыла. Күпмеседер быел, кайсыдыр киләсе елга эшләнер. Хыялланабыз, барлыйбыз, уңайлык булдырырга тырышабыз. Алга куелган максатлар күп. Бер арбага утырганбыз икән, кыенлыкларны бергәләп җиңәргә кирәк. Россиядә игълан ителгән “Гаилә елы”нда чараларны сыйфатлы, тәрбияви югарылыкта оештыру – безнең максатыбыз. Шул уңайдан район күләмендә “Буыннар тарихы – гаилә ядкаре” шәҗәрә фестивале һәм бик күп матур, эчтәлекле чаралар оештырыла башлады.
–Зур мөмкинлекләр заманы мәдәнияткә ничек йогынты ясый?
–Үз мисалымнан чыгып җавап бирәм. Сиксәненче еллар ахырында СХТның спорт залындагы көрәш секциясенә 20-30 кешене алдылар, мәдәният йортында 10-15 бала волейбол уйнады. Шөгыльләнергә башка заллар юк иде. Мин мәктәптә укыганда спектакльдә уйныйсы килеп, театр түгәрәге җитәкчесе Мәдинә апа янына бардым. Роль калмады шул сиңа, диде. Шуннан соң Рәйсә апа Имамиева янына шигърият түгәрәгенә дә йөрдем әле. Сәнгать мәктәбендә 30-40 бала укыгандыр. Хәзер анда 505 укучы шөгыльләнә, бинасы икенче. Спортның нинди генә төрләре юк. Кибер уеннар барлыкка килде. Сайлап алу мөмкинлеге күбәйде, ә балалар саны шул ук. Хәзер аларның артыннан, уйна инде, бүләк тә бирәбез дип, без йөрибез. Концертлар оештырырга үзешчәннәр табуы кыенлашты. Монысы да җитди мәсьәлә. Шулай да сүзне оптимизм белән төгәлләп, мәдәният хезмәткәрләренә авыр эшләрендә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев