Саба таңнары

Сабинский район

18+
Район яңалыклары

Казанчы- Бигәнәйдәге Ишан хәзрәт төрбәсе төзекләндерелде

Игелекле һәм саваплы эш башкарылган

   Бу көннәрдә  Казанчы- Бигәнәй авылы зиратындагы Ишан хәзрәт төрбәсе төзекләндерелде. Игелекле эшне  авылның мәдәният йорты хезмәткәрләре башкарды. "Саба" җәмгыятенең Сатыш бүлекчәсе җитәкчесе Раил Шәймәрданов иганәчелек ярдәме күрсәтте.

      Уналты метрга якын мәйдан били торган Ишан хәзрәт каберлеге табигый таштан ясалган койма белән әйләндереп алынган. Каберлектә Ишан гаиләсе әгъзалары, якыннары җирләнгән. Вәлиәхмәт Ишан кабере каберлекнең уң почмагында урнашкан. Кызганычка каршы, аның кабере һәм таштагы язулары сакланмаган. Бу урын районыбызның тарихи истәлеге булып санала. Биредә тарих белән кызыксынучылар да, районыбызга экскурсиягә килүчеләр дә еш була. Ишан хәзрәтнең һәм якыннарының рухларын  дога белән искә алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев